Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлмәттә үткән сәяси укуларда район вәкилләре дә катнашты

Үткән атнада, 11-13 декабрь көннәрендә Әлмәт шәһәрендә «Бердәм Россия» сәяси партиясенең «Гражданнар университеты - Идел» проектының белем бирү сессиясе узды. Безнең районнан әлеге чарада «Бердәм Россия» партиясе җирле бүлекчәсенең башкарма комитеты җитәкчесе Роза Әбделманова, Яңа поселогы һәм Бәтке урта мәктәбенең яшь укытучылары Алмаз Исмәгыйлев, Надежда Евсеева катнашты. Тыңлаучылар алдында лекцияләр...

Үткән атнада, 11-13 декабрь көннәрендә Әлмәт шәһәрендә «Бердәм Россия» сәяси партиясенең «Гражданнар университеты - Идел» проектының белем бирү сессиясе узды. Безнең районнан әлеге чарада «Бердәм Россия» партиясе җирле бүлекчәсенең башкарма комитеты җитәкчесе Роза Әбделманова, Яңа поселогы һәм Бәтке урта мәктәбенең яшь укытучылары Алмаз Исмәгыйлев, Надежда Евсеева катнашты.

Тыңлаучылар алдында лекцияләр белән ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР Президент Аппаратының эчке сәясәт мәсьәләләре департаменты җитәкчесе урынбасары Роман Беляков, «Бизнес-Инсайт» белгечләре чыгыш ясады. Шулай ук белем бирү сессиясенә килүчеләр белән РФ Дәүләт Думасы Федераль Җыены җитәкчесе урынбасары Сергей Неверов, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин кебек мәртәбәле шәхесләр очрашты. Әлеге сессия нигездә киләсе елда узачак сайлау кампаниясенең әзерлегенә багышланды. Биредә РФ Дәүләт Думасы депутатларына кандидатлар сайлап алуга партия эчендә алдан тавыш бирү механизмнары каралды, социаль проектлар буенча практик дәресләр үткәрелде. Безнең районнан килгән төркем исә «Авыл кооперативы» дип исемләнгән социаль проектны яклады. Сессия ахырында исә катнашучыларга «Замана сәясәте процессының үсеш теориясе һәм практикасы» программасы буенча сертификатлар тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев