Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Шилнәбаш мәктәбе укучылары: «Тимераякларны әзерләп куйдык инде»

Быел кыш чорында балаларның һәм яшьләрнең ялларын оештыру максатыннан районда яңа хоккей тартмалары төзү, искергәннәрен яңаларына алыштыру эше көздән үк башланган иде. Моңарчы шугалаклары бөтенләй булмаган авыл балалары һәм яшьләре кышны тагын да түземсезләнеп көтә башлады. Шулай да, декабрьнең уртасына җитсәк тә, кыш ныклап үз хокукларына кереп китә алмый. Хоккей...

Дүшәмбе көнне моның хак сүз икәненә үзебез үк инана алдык. Без килгәндә Шилнәбаш урта мәктәбенең хоккей тартмасында төрле яшьтәге бер төркем малайлар көлешә-көлешә, берсен-берсе уздырып җир өстендәге карны тигезләп, тыгызлап йөри иде.

- Бу безнең V, VI, VIII сыйныф укучылары. Көн саен шугалак янында кайнашып йөриләр. Мәктәпнең физкультура укытучысы Геннадий Бураев җитәкләгән «Метеор» хоккей командасы уенчылары булганга, салкыннар җитеп, шугалакны бозга катырганны нәкъ менә алар түземсезләнеп көтә дә инде, - дип каршы алды безне биредә мәктәп директоры Финсилә Шәрифуллина.

Бу хакта егетләр үзләре үк әйтеп тора. Команда капитаны булган сигезенче сыйныф укучысы Рамазан Галиуллин иң беренчеләрдән булып чәчрәп чыга:

- Көннәр тизрәк суытсын иде инде. Яздан бирле өйдә яткан тимераякларыбызны киеп, яңа тартманы сынап карыйсы килә. Аннары безнең бу сезонда буласы хоккей уеннарына өметләребез, куйган максатларыбыз зурдан. Быел без район беренчелеген яуларга телибез, яхшы нәтиҗәләргә ирешә алсак, командабызга хоккей формасы бүләк итәргә дә вәгъдә иттеләр. Шуңа күрә тизрәк боз өстенә чыгып, тренировкаларны башлап җибәрәсе килә, - дип бер тында сөйләде Рамазан.

Аңа кушылып «Метеор»ның башка уенчылары да берсен-берсе бүлдерә-бүлдерә ничек итеп яңа сезонга әзерләнүләре, физик формаларын тоту өчен әлегә мәктәптә Виктор Булатов җитәкчелегендә эшләп килүче көрәш түгәрәгенә йөрүләре, шулай ук өстәл теннисы, волейбол секцияләрендә шөгыльләнүләре, мәктәп мәйданчыгында футбол уйнаулары турында күңелле шау-гөр белән түкми-чәчми сөйләделәр.

Яңа хоккей тартмасы дигәннән, моңарчы да мәктәп ишегалдында шугалак булган. Укучылар, авыл яшьләре һәр кышны биредә рәхәтләнеп хоккей уйнаганнар, тимераякта шуганнар. Ләкин быел, аны искергән дип табып, өр-яңа хоккей тартмасын урнаштырганнар.

- Искесен сүтеп, яңасын төзү эшләрен «Тукайтеплогаз» оешмасы башкарды. 20гә 30 метр зурлыкта булган хоккей тартмасын оешма эшчеләре безгә ике атна дигәндә төзеп бирде. Төзелештән соң тартма янын тәртипкә китерүдә «Татарстан коммуналь челтәрләре» оешмасы да ярдәм итте. Әлеге оешма җитәкчеләренең һәркайсына без бик рәхмәтлебез, - диде Финсилә Хантимер кызы.

- Яңартылган хоккей тартмасында кайчан боз катырырга уйлыйсыз? - дигән соравыма исә мәктәп директоры:

- Моңарчы көне юк иде. Иртәгә, ниһаять, әлеге эшне эшләп куярга ниятләп торабыз, - дип җавап кайтарды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сәламәт яшәү рәвеше