16 август 2017 яңалыклары
-
Мәктәпкә быел кайчан барабыз?
Яңа уку елы быел, Корбан гаете булуына карамастан, 1 сентябрь көнне башлана. 1 сентябрьдә мәктәпләрдә тантаналы линейкалар үтә. Шимбә көнне - 2 сентябрьдә исә укулар булачак. Бу хакта ТР Мәгариф министрлыгы хәбәр итә. Мәктәпкә 4 нче сентябрьдә генә барачакбыз, дигән сүзләр дөрес түгел.
-
Роберт Миңнуллинның җырчы Илсөя Бәдретдиновага җавабы: Җырчыларга таләп куймыйк, теләсә нишләсеннәр!
«Иҗат кешеләренә гомумән дә таләпләр куярга ярамый!» (Илсөя Бәдретдинова, җырчы) Җырчыларга таләп куймыйк! Теләсә нишләсеннәр: Җырлыйм диеп, шыңшысыннар, Ат булып кешнәсеннәр! Чишенсеннәр, күрсәтсеннәр Алларын һәм артларын. Һич югы шулай булса да Күтәрсеннәр хакларын. Туйганчы дураклансыннар, Туйганчы котырсыннар… Концертка килгән мескеннәр Кул чабып утырсыннар. Җырчыларга таләп куймыйк, Ни генә уйласаң да…...
-
Карлыган һәм кура җиләге кайнатмасы
1 кг карлыган, 2,5 кг кура җиләге, 3 кг шикәр комы. Кура җиләген юабыз, эчендәге бөҗәкләрен, кортларын карап, һәрберсен кул аша үткәрәбез. Аннары шикәр комының яртысын өстенә салып болгатабыз һәм 8 сәгатькә калдырабыз. Утка куябыз, кайнап чыккач, 5 минуттан сүндерәбез. Суынгач, тагын 5 минут кайнатабыз. Өченче тапкыр кайнатканда карлыган салабыз...
-
Татарстан аграрийлары бер миллион тонна ашлык суктырып алды
Алдынгылык Буа, Чистай, Зәй, Алексеевск, Әлки, Әлмәт районнарында. Кичә Татарстан игенчеләре беренче миллион чиген узды. Бу хакта бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы оештырган матбугат очрашуында билгеле булды. "Кичә республика кырларыннан беренче миллион тонна ашлык суктырып алдык, - диде ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының җир эшләре буенча урынбасары Илдус Габдрахманов. -...
-
Тәмле кыяр
Бу рецепт буенча тозланган кыяр бик тәмле була, кетердәп тора. 1,5 л лы банкага: кечкенә кыярлар, 3-4 тырнак сарымсак, 2 керән яфрагы, 2 укроп зонтигы, 1,5 аш кашыгы тоз, 1,5 аш кашыгы 9 %лы аш серкәсе, 2 чәй кашыгы шикәр комы. Кыярларның очларын кисеп, стерильләштерелгән банкага тыгызлап тутырырга. Кайнар су...
-
ОСАГО полисы буенча акча ала алмыйм...
Тормыш бит ул: сораулар, хәл итәсе мәсьәләләр туып кына тора. Бәхәсле мәсьәләләр туганда һәр очракта юристларга да барып җитеп булмый. Ярый әле газетага мөрәҗәгать иткәндә, бернинди түләүсез, кирәкле сорауларга җавап алып була. Мин инде «Якты юл» газетасында бер соравыма җавап алган идем, рәхмәт. Бүген борчыган сорау - юл-транспорт һәлакәтенә очраган...
-
«Кама» агрофирмасы өчен бөртекнең басудан ук сыйфатлы кайтуы мөһим
Район басуларындагы 43 мең гектардагы бөртеклеләрнең 23500 гектары орлыкка дип чәчелгән мәйданнар. Орлыкчылык белән шөгыльләнүче предприятиеләрдә бөртекнең иң югары дигәндә 14-16 процент дымлылык белән суктырылуы шарт. Ә складка сакларга куя торган дымлылык 13-14 проценттан артык булмаска тиеш. Шуңа күрә хуҗалыклар иген аз гына чыланган очракта да, суктырмыйча, ашлыкның кипкәнен көтәргә...
-
Районның иң күп ашлык суктыручылары Президент премиясенә дәгъва кыла
3 августтан республикада «Татарстан Республикасының иң яхшы комбайнчысы» дигән конкурс игълан ителгән иде. Аның кысаларында республикада иң югары күрсәткечләргә ирешкән 200 кеше 100әр мең сум премия белән бүләкләнәчәк. Премияләрнең 150се бөртек суктыручы комбайннар экипажларына, 50се теземнәргә салучыларга (уручыларга) биреләчәк. Әлеге конкурста район игенчеләре дә катнаша. Премиягә дәгъва кылучылар, комбайннарның төренә...
-
"САЛАВАТ" театрының алып баручысы Таһир Гайнуллин улына үзенчәлекле исем сайлаган
Җырчы Салават Фәтхетдинов иҗат төркемендә 13 ел алып баручы булып эшләгән Таһир Гайнуллин яңа туган улына шәп исем сайлаган. Бу хакта Intertat.ru хәбәрчесенә Таһир Гайнуллин үзе сөйләде. - Бүген, 15 августта, иртәнге 4:30 сәгатьтә Казанның 3нче бала тудыру йортында улым дөньяга килде! Сабыйның авырлыгы - 3495 грамм, буе - 53...
-
Районның элеккеге прокуроры Фалыйх Мөстәкыймов вафат булды
Дүшәмбе көнне Константиновка поселогының Яңа-Татар зиратында Түбән Кама шәһәре прокуроры булып эшләгән Фалыйх Мөстәкыймовны җирләделәр. Аның исеме тукайлыларга да яхшы таныш - 2000-2004 елларда ул район прокуроры булып эшләде. Фалыйх Мөстәкыймов прокуратура органнарында хезмәт юлын Яр Чаллының Автозавод районында прокурор ярдәмчесе буларак башлаган. Аннан соңгы дүрт ел хезмәте Тукай районына...
-
Ярдәмгә мохтаҗ беренчеләргә шушы көннәрдә портфельләр тапшырылачак
Һәр елны яңа уку елы алдыннан Татарстанда, шул исәптән районда да, «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» дип аталган хәйрия акциясе игълан ителә. Аның кысаларында азкеремле, күпбалалы гаиләләрдә яшәүче ярдәмгә мохтаҗ балаларга, әти-әниләре яки үзләре инвалид булганнарга мәктәп кирәк-яраклары тапшырыла. Районда бүгенгә иганәчеләрдән 110 мең сумга якын акча җыелган. Кичә ул акчага...
-
Шикәр чөгендерен ала башладылар
Дүшәмбе көнне «Кама» агрофирмасы шикәр чөгендерен алуга кереште. Төш алдыннан өч комбайн Новотроицкое бүлекчәсе басуына чыкты. Әйтергә кирәк, чөгендер алуның башыннан ахырына кадәр агрофирма басуларында шушы өч комбайн эшләячәк. Новотроицкоеда бу культура 136 гектар мәйданда чәчелгән. Аның бер өлешен алганнан соң, комбайннар сишәмбе көнне Теләнче Тамак басуына күчте. Биредә татлы...
-
Тукай районында 16 августка һава торышы
Бүген, 16 август көнне, Тукай районында болытлы һава. Кичкә таба болытлар таралыр, күк йөзе аязыр, дип фаразлый sinoptik.com сайты. Явым-төшем көтелми. Һава температурасы көндез 22 градус җылы, төнлә +11 градус. Якындагы өч көн кояшлы һәм яңгырсыз булыр, дип хәбәр итә синоптиклар.