Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

Тәмле кыяр

Бу рецепт буенча тозланган кыяр бик тәмле була, кетердәп тора. 1,5 л лы банкага: кечкенә кыярлар, 3-4 тырнак сарымсак, 2 керән яфрагы, 2 укроп зонтигы, 1,5 аш кашыгы тоз, 1,5 аш кашыгы 9 %лы аш серкәсе, 2 чәй кашыгы шикәр комы. Кыярларның очларын кисеп, стерильләштерелгән банкага тыгызлап тутырырга. Кайнар су...

Бу рецепт буенча тозланган кыяр бик тәмле була, кетердәп тора.

1,5 л лы банкага: кечкенә кыярлар, 3-4 тырнак сарымсак, 2 керән яфрагы, 2 укроп зонтигы, 1,5 аш кашыгы тоз, 1,5 аш кашыгы 9 %лы аш серкәсе, 2 чәй кашыгы шикәр комы.

Кыярларның очларын кисеп, стерильләштерелгән банкага тыгызлап тутырырга. Кайнар су коярга, капкачын ябып, 30 минут тотарга. Аннары суын түгәргә, тагын кайнар су коярга, шулай ук тотарга һәм түгәргә. Һәр банкага тоз, шикәр комы, аш серкәсе, керән яфрагы, сарымсак һәм укроп салырга. Кайнап торган су агызырга һәм тимер капкач белән ябарга. Бер тәүлек калын әйбер белән төреп торкач, базга төшерергә.

Фото bonfit.ru сайтыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев