Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Татарстан аграрийлары бер миллион тонна ашлык суктырып алды

Алдынгылык Буа, Чистай, Зәй, Алексеевск, Әлки, Әлмәт районнарында. Кичә Татарстан игенчеләре беренче миллион чиген узды. Бу хакта бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы оештырган матбугат очрашуында билгеле булды. "Кичә республика кырларыннан беренче миллион тонна ашлык суктырып алдык, - диде ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының җир эшләре буенча урынбасары Илдус Габдрахманов. -...

Алдынгылык Буа, Чистай, Зәй, Алексеевск, Әлки, Әлмәт районнарында.

Кичә Татарстан игенчеләре беренче миллион чиген узды. Бу хакта бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы оештырган матбугат очрашуында билгеле булды.

"Кичә республика кырларыннан беренче миллион тонна ашлык суктырып алдык, - диде ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының җир эшләре буенча урынбасары Илдус Габдрахманов. - Дөрес, һава шартларына бәйле рәвештә, без быелгы уракка ике атнага соңрак төштек. Безгә әле кукуруздан башка, 1475 мең гектар мәйдандагы уңышны җыеп аласы бар. Бүгенгә 337, 5 мең гектардан 1,2 тонна бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар суктырылып бетте. Бу - 23 % мәйданда урып-җыю эшләре төгәлләнгән дигән сүз. Бүген иртән алынган мәгълүматларга караганда, уртача уңыш гектарыннан 36,8 центнер чыга.

Илдус Габдрахманов сүзләренчә, иң күп мәйданнар Буа (13,4 мең га), Чистай (13), Зәй (12,7), Әлки (11,9), Әлмәт (11), Яңа Чишмә (10,9) районнарында игелгән. Иң күп ашлык Зәй районында суктырылган - 64,9 тонна. Лидердар рәтендә шулай ук Сарман (53,8 мең тонна), Буа (51,7), Нурлат (46,1) районнары.

"Иң мул уңыш Зәй һәм Сарман районнарында, - дип белгәләп үтте министр урынбасары. - Анда гектарыннан уртача 51,1 центнер уңыш алына. Нурлат райоынында әлеге күрсәткеч - 50, 1 ц/га, Тәтештә - 45,1, Актанышта 44 ц/га тәшкил итә.

Урып-җыюның темпына килгәндә, Татарстан кырларында 3500 "кыр корабы" эшли.

"Бер комбайнга уртача көчәнеш 455 гектар күләмендә туры килә. Аларга тәүлек дәвамында гомуммәйданның 3,5 %ын суктыру бурычы куелды", - диде Илдус Габдрахманов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев