Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ОСАГО полисы буенча акча ала алмыйм...

Тормыш бит ул: сораулар, хәл итәсе мәсьәләләр туып кына тора. Бәхәсле мәсьәләләр туганда һәр очракта юристларга да барып җитеп булмый. Ярый әле газетага мөрәҗәгать иткәндә, бернинди түләүсез, кирәкле сорауларга җавап алып була. Мин инде «Якты юл» газетасында бер соравыма җавап алган идем, рәхмәт. Бүген борчыган сорау - юл-транспорт һәлакәтенә очраган...

Менә биш ай инде мин иминиятләштерү килешүен төзегән компаниядән юл һәлакәтендә күргән зыян өчен ОСАГО полисы буенча акча ала алмыйм, гаепле итеп башка чыганак танылган.

Газета укучыбызның соравына адвокат Әлфия Гәрәева җавап бирә.

- Кызганычка каршы, күпчелек иминиятләштерү компанияләре иминият акчасын вакытында түләмиләр. Ул гына да түгел, кайбер иминият компанияләренең бәлага дучар булучыларның таләбен санга сукмау очраклары да бар. ОСАГО турындагы законның 12 маддәсе 21 пункты нигезендә, иминиятләштергән компания акчаны 20 көн эчендә түләргә яки зыян күрүчегә техникасын ремонтлауга юллама бирергә һәм аны ремонтлау срогын төгәл күрсәтергә тиеш. Законда каралган ул срок иминиятләштергән кешедән (зыян күрүчедән) страховканы түләүне сорап гариза язган һәм ОСАГО кагыйдәләре буенча кирәкле документлар кергән көннән исәпләнә. Әгәр дә бу чор бәйрәм көннәренә (Яңа ел, Май бәйрәмнәре, 8 Март, 23 февраль һ.б) туры килсә, ул көннәр чигерелә. 20 календар көннән соң, билгеле инде, сез «неустойка»ны түләүләрен таләп итә аласыз.

1. Неустойка срогы үтәлмәгән, транспорт чарасы тиешле срокта ремонтка кертелмәгән очракта һәр көн өчен 1% страховой түләнә (ОСАГО турындагы законның 12нче маддәсе, 12нче пункты). Мисал өчен, иминият буенча түләү 120 мең сум булса, көндәлек неустойка 1 200 тәшкил итәчәк.

2. Неустойка срогы чыккан һәр көн өчен финанс санкцияләре рәвешендә, килгән зыянның төренә карап, һәр зыян күрүчегә: сәламәтлеккә зыян китергән өчен - 500000, милеккә зыян килгән өчен 400000 (ОСАГО турында законның 12нче маддәсе 3п.21 буенча) исәпләнә.

3. Сез шулай ук мораль зыян өчен дә компенсация таләп итә аласыз (151 маддә ГК РФ). Кыскасы, иминиятләштерүче һәм ул килешү төзегән компания арасында бәхәс чыкса, бәлагә дучар булган страховщик судка мөрәҗәгать итә ала.

Судка гариза бирү өчен документлар бик төгәл булырга тиеш. Нинди документлар кирәк? Иминият очрагы турында гариза, юл-транспорт һәлакәтен күрсәткән белешмә, транспортны теркәү таныклыгы, юл һәлакәтендә булган, анда күрелгән зыянны раслаган һәм ЮХИДИ подразделениесенең мөһере сугылган белешмә, административ хокук бозу турындагы белешмәнең күчерелмәсе, юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә барлыкка килгән җимерекләрне төзәтүгә киткән чыгымнарга (һәлакәт урыныннан ремонт участогына алып бару, техниканы ремонтлый башлаганчы саклаган өчен) тотылган акчаның чеклары.

Билгеле инде, иминиятләштерү компанияләре белән иминиятләштергән транспорт ияләре арасында килешү, гадел эшмәкәрлек кагыйдәләре үтәлсә, тагын да яхшырак булыр иде.

Фото chinacars24.ru сайтыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев