Карлыган һәм кура җиләге кайнатмасы
1 кг карлыган, 2,5 кг кура җиләге, 3 кг шикәр комы. Кура җиләген юабыз, эчендәге бөҗәкләрен, кортларын карап, һәрберсен кул аша үткәрәбез. Аннары шикәр комының яртысын өстенә салып болгатабыз һәм 8 сәгатькә калдырабыз. Утка куябыз, кайнап чыккач, 5 минуттан сүндерәбез. Суынгач, тагын 5 минут кайнатабыз. Өченче тапкыр кайнатканда карлыган салабыз...
1 кг карлыган, 2,5 кг кура җиләге, 3 кг шикәр комы.
Кура җиләген юабыз, эчендәге бөҗәкләрен, кортларын карап, һәрберсен кул аша үткәрәбез. Аннары шикәр комының яртысын өстенә салып болгатабыз һәм 8 сәгатькә калдырабыз. Утка куябыз, кайнап чыккач, 5 минуттан сүндерәбез. Суынгач, тагын 5 минут кайнатабыз. Өченче тапкыр кайнатканда карлыган салабыз һәм калган шикәр комын өстибез.
Иттарткычтан чыгарып, 2 әфлисун кушарга да мөмкин. Кайнап чыккач, 20 минут кайнатабыз һәм сүндерәбез. Карлыган катырак булган очракта тагын 5 минутка куеп алырга мөмкин.
Фото liveinternet.ru сайтыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев