Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ярдәмгә мохтаҗ беренчеләргә шушы көннәрдә портфельләр тапшырылачак

Һәр елны яңа уку елы алдыннан Татарстанда, шул исәптән районда да, «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» дип аталган хәйрия акциясе игълан ителә. Аның кысаларында азкеремле, күпбалалы гаиләләрдә яшәүче ярдәмгә мохтаҗ балаларга, әти-әниләре яки үзләре инвалид булганнарга мәктәп кирәк-яраклары тапшырыла. Районда бүгенгә иганәчеләрдән 110 мең сумга якын акча җыелган. Кичә ул акчага...

Һәр елны яңа уку елы алдыннан Татарстанда, шул исәптән районда да, «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» дип аталган хәйрия акциясе игълан ителә. Аның кысаларында азкеремле, күпбалалы гаиләләрдә яшәүче ярдәмгә мохтаҗ балаларга, әти-әниләре яки үзләре инвалид булганнарга мәктәп кирәк-яраклары тапшырыла.

Районда бүгенгә иганәчеләрдән 110 мең сумга якын акча җыелган. Кичә ул акчага 68 балага портфельләр һәм канцелярия товарлары алынды. Шулай итеп, хәйриячеләр булышлыгы белән 26 кыз һәм 42 малай тиздән эченә дәфтәр, ручка, карандашлар һәм башка кирәк-яраклар тутырылган өр-яңа портфельләргә ия булачак. Бүләкләнүчеләр - барысы да беренче сыйныфка килүчеләр. Теләнче Тамак тернәкләндерү интернат-мәктәбенең беренчеләренә - 5 малайның барысына да портфельләр биреләчәк. Букчаларны балаларга, авылларга чыгып, шушы көннәрдә таратачаклар.

Моңа өстәп, Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе, район кураторы Эдуард Вафинның Белем көнендә Кнәз мәктәбенә килүе көтелә. Ул анда беренче сыйныфка баручылар арасыннан ярдәмгә мохтаҗ 15 балага Пенсия фонды исеменнән портфельләр бүләк итәчәк.

2007 елдан республикада әлеге акция кысаларында 165 мең укучыга 210 млн сумлык ярдәм күрсәтелде. 2017-2018 уку елында республикада беренче сыйныфка 44 меңгә якын бала укырга керә. Аларның 9 меңнән артыгына матди ярдәм күрсәтеләчәк. Моннан тыш, хәйрия ярдәмен 2-11 сыйныфлар арасыннан 10 меңнән артык бала алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев