Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Шикәр чөгендерен ала башладылар

Дүшәмбе көнне «Кама» агрофирмасы шикәр чөгендерен алуга кереште. Төш алдыннан өч комбайн Новотроицкое бүлекчәсе басуына чыкты. Әйтергә кирәк, чөгендер алуның башыннан ахырына кадәр агрофирма басуларында шушы өч комбайн эшләячәк. Новотроицкоеда бу культура 136 гектар мәйданда чәчелгән. Аның бер өлешен алганнан соң, комбайннар сишәмбе көнне Теләнче Тамак басуына күчте. Биредә татлы...

Дүшәмбе көнне «Кама» агрофирмасы шикәр чөгендерен алуга кереште. Төш алдыннан өч комбайн Новотроицкое бүлекчәсе басуына чыкты. Әйтергә кирәк, чөгендер алуның башыннан ахырына кадәр агрофирма басуларында шушы өч комбайн эшләячәк. Новотроицкоеда бу культура 136 гектар мәйданда чәчелгән. Аның бер өлешен алганнан соң, комбайннар сишәмбе көнне Теләнче Тамак басуына күчте. Биредә татлы тамыразыкның мәйданы шактый киң - 1400 гектарны били. Өченче чиратта - Яңа Бүләк басулары. Быел агрофирмада чөгендер барысы 3500 гектарда игелә. Сишәмбедән чөгендерне төйи башладылар. «Беренче көннең уңышын якынча исәпләп карадык - гектарыннан уртача 305-310 центнер чыга», - дип белдерде агрофирманың баш агрономы Минталип Галиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев