Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Районның иң күп ашлык суктыручылары Президент премиясенә дәгъва кыла

3 августтан республикада «Татарстан Республикасының иң яхшы комбайнчысы» дигән конкурс игълан ителгән иде. Аның кысаларында республикада иң югары күрсәткечләргә ирешкән 200 кеше 100әр мең сум премия белән бүләкләнәчәк. Премияләрнең 150се бөртек суктыручы комбайннар экипажларына, 50се теземнәргә салучыларга (уручыларга) биреләчәк. Әлеге конкурста район игенчеләре дә катнаша. Премиягә дәгъва кылучылар, комбайннарның төренә...

3 августтан республикада «Татарстан Республикасының иң яхшы комбайнчысы» дигән конкурс игълан ителгән иде. Аның кысаларында республикада иң югары күрсәткечләргә ирешкән 200 кеше 100әр мең сум премия белән бүләкләнәчәк. Премияләрнең 150се бөртек суктыручы комбайннар экипажларына, 50се теземнәргә салучыларга (уручыларга) биреләчәк. Әлеге конкурста район игенчеләре дә катнаша. Премиягә дәгъва кылучылар, комбайннарның төренә карап, дүрт төркемдә көч сынаша. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, 15 август иртәсенә өченче төркемдә, «Акрос», «Нью Холланд», «Джон Дир», «Клаас Тукано» төрендәге комбайннарда лидерлар рәтендә «Кама» агрофирмасыннан Айрат Җаббаров, Рәҗәп Низамов, Фәйзелхак Сафин. Икенче төркемдә «Дон-1500» тибындагы комбайннарда, «Чаллы яшелчәсе+» хуҗалыгыннан Ринас Яруллин һәм Александр Коршунов, беренче төркемдә, «Нива» комбайнында, «Вилданов» крестьян-фермер хуҗалыгыннан Фирзәр Шәфыйков.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев