16 февраль 2017 яңалыклары
-
Иштирәк авылыннан Фатыйма Илдарханова 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте
Кичә Иштирәк авылында туып-үскән, бүгенге көндә дә шул авылда яшәүче Фатыйма апа Илдарханова гомер бәйрәмен билгеләп үтте. Аңа 95 яшь тулды. Авылның иң өлкән кешесен юбилей белән котларга һәм ил башлыгы Владимир Путиннан килгән открытканы тапшырырга Тукай районы хакимияте башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров, Иштирәк авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Гарифуллина килде....
-
«Татлытамак» торты
Кирәк: 1 кап әзер бисквит коржлары. Крем өчен: 100 г атланмай, 1 банка кайнаган куертылган сөт, 1/2 стакан вакланган әстерхан чикләвеге. Эчлек өчен: 200 г төшсез кара җимеш. Бизәү өчен 1 стакан әстерхан чикләвеге, киви һәм әфлисун. Әзер бисквитны 3 коржга бүлеп, йомшарсын өчен аларга теләсә нинди сироп ягарга. Крем...
-
Марат Әхмәтов – республикада авыл хуҗалыгы продукциясенең һәр бишенче өлеше Тукай районында җитештерелә
Татарстанның 6 муниципаль берәмлеге - Тукай, Яшел Үзән, Буа, Түбән Кама, Әлки һәм Лаеш районнары авыл хуҗалыгы оешмалары республика тулай продукциясенең 36 процент өлешен бирә. Бу хакта кичә Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында билгеле булды. Төп доклад белән Татарстан вице-премьеры - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры...
-
Тукай үзәк район хастаханәсендә сәламәтлек көннәре уза
Матур гадәт буенча, һәр айның уртасында Тукай үзәк район хастаханәсендә Сәламәтлек мәктәбе кысаларында пациентлар белән очрашулар уза. Сишәмбе - артериаль кан басымын профилактикалау көне. Район хастаханәсенең неврология бүлегендә түгәрәк өстәл узды. Кардиолог Альбина Гыймаева пациентларга кан басымын даими карап-тикшереп тору зарурлыгын искәртте. Криз булмасын өчен табиб язып биргән даруны көн...
-
Балаларга кагыйдәләрне әти-әниләрнең искәртеп торуы кирәк
2016 елда районда балалар катнашында 8 юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Аларда 8 бала сәламәтлегенә зыян алды, 1 баланың гомере өзелде. ЮХИДИ инспекторлары юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәгән өчен 369 балигъ булмаган үсмерне тоткарлады. Балаларны салонда махсус креслосыз алып барган өчен 564 машина йөртүче штрафка тартылды, дип хәбәр итә район ЮХИДИ бүлеге башлыгы...
-
Район мәктәпләрендә парламент дәресләре узды
Районда гражданлык активлыгын тәрбияләү, хокук культурасын формалаштыру, дәүләт хакимиятенең закон чыгару органының роле һәм урыны турында укучыларның белемнәрен тирәнәйтү һәм балаларның иҗади активлыгын хуплау максатыннан, «Татарстан - 2030: республика киләчәге өчен минем кертем» темасына парламент дәресләре узды. Бәтке авылы мәктәбендә узган парламент дәресендә VII-XI сыйныф укучылары белән очрашуда район башлыгы...
-
Сыерлар саны ун елда 60 процентка кимегән
Авыл хуҗалыгы буенча сан алу нәтиҗәләреннән күренгәнчә, соңгы ун ел эчендә районда сыерлар саны 60 процентка кимегән, бу күрсәткеч бүген 1,4 мең башны тәшкил итә. Мөгезле эре терлек саны 40 процентка төшкән, бу төр мал бүген 4,1 мең баш. Сарык һәм кәҗә саны шулай ук кимегән, бары тик кош-корт тотучыларның...
-
РФ Торак кодексындагы яңа нормативлар гамәлгә керде
ТРның Министрлар Кабинетында узган брифингта шушы тема күтәрелде. Күпкатлы йортта гомумйорт ихтыяҗларына (ОДН) тотылган салкын су, җылы су, электр энергиясе, шулай ук подвалга җир астыннан саркып чыккан суларны корыту эшләре өчен түләү алына. Күпкатлы йортта яшәүчеләр моңа кадәр гомумйорт ихтыяҗлары, ягъни чыгымнары өчен түләүләрне хисап кәгазендә «коммуналь хезмәтләр» графасында башкардылар....
-
Калмия мәктәбендә Әфганчылар көне уңаеннан әдәби музыкаль кичә булып үтте
Төзәлмәслек яра булып калдыӘфганстан йөрәкләрдә мәңге. Тукай районы Калмия мәктәбендә Әфганчылар көне уңаеннан әдәби музыкаль кичә булып үтте. Ул авылдашларыбыз истәлекләреннән ясалган видеоклип белән башланып китте. Мәктәп китапханәсе мөдире Фәридә апа Адиятова кичәне бик матур эчтәлекле итеп алып барды. Игезәк кызларыбыз да үзләренең матур җырлары белән шаккаттырдылар, очрашуны алып барырга...