Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Калмия мәктәбендә Әфганчылар көне уңаеннан әдәби музыкаль кичә булып үтте

Төзәлмәслек яра булып калдыӘфганстан йөрәкләрдә мәңге. Тукай районы Калмия мәктәбендә Әфганчылар көне уңаеннан әдәби музыкаль кичә булып үтте. Ул авылдашларыбыз истәлекләреннән ясалган видеоклип белән башланып китте. Мәктәп китапханәсе мөдире Фәридә апа Адиятова кичәне бик матур эчтәлекле итеп алып барды. Игезәк кызларыбыз да үзләренең матур җырлары белән шаккаттырдылар, очрашуны алып барырга...

Төзәлмәслек яра булып калдыӘфганстан йөрәкләрдә мәңге.

Тукай районы Калмия мәктәбендә Әфганчылар көне уңаеннан әдәби музыкаль кичә булып үтте. Ул авылдашларыбыз истәлекләреннән ясалган видеоклип белән башланып китте. Мәктәп китапханәсе мөдире Фәридә апа Адиятова кичәне бик матур эчтәлекле итеп алып барды. Игезәк кызларыбыз да үзләренең матур җырлары белән шаккаттырдылар, очрашуны алып барырга да булыштылар.

Әфган сугышы тәмамланганга 28 ел узса да, аның кайтавазы бүген дә йөрәкләрне әрнетә. Үз гомерләре хакына абыйларыбыз әфган халкының тыныч тормышын яклап сугыша. Безнең авылдан да бик күп егетләр китә - хәзерге көндә Чаллы каласында яшәүче Рамил Нуриманов белән Рәсим Таһиров, Малтабарда яшәүче Роберт Ахкиямов. Фатыйхов Наил Әфганстанда хезмәт итеп кайтып, туган авылында фаҗигале төстә вафат була. Равил Хаҗиев авылга кургаш табут белән кайта, 1981 елның 2 маенда Калмия зиратына җирләнә. Батырлыклары өчен ул Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. Хәзер авылыбызның бер урамы Равил Хаҗиев исемен йөртә. Балалар бу кичәдән бик канәгать булып, рухи байлык алып киттеләря, дип хәбәр итте Калмия китапханәсе мөдире Энҗе Галиәхмәтова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев