Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

«Татлытамак» торты

Кирәк: 1 кап әзер бисквит коржлары. Крем өчен: 100 г атланмай, 1 банка кайнаган куертылган сөт, 1/2 стакан вакланган әстерхан чикләвеге. Эчлек өчен: 200 г төшсез кара җимеш. Бизәү өчен 1 стакан әстерхан чикләвеге, киви һәм әфлисун. Әзер бисквитны 3 коржга бүлеп, йомшарсын өчен аларга теләсә нинди сироп ягарга. Крем...

Кирәк: 1 кап әзер бисквит коржлары.
Крем өчен: 100 г атланмай, 1 банка кайнаган куертылган сөт, 1/2 стакан вакланган әстерхан чикләвеге.
Эчлек өчен: 200 г төшсез кара җимеш.
Бизәү өчен 1 стакан әстерхан чикләвеге, киви һәм әфлисун.

Әзер бисквитны 3 коржга бүлеп, йомшарсын өчен аларга теләсә нинди сироп ягарга. Крем өчен йомшартылган атланмайга куертылган сөт һәм әстерхан чикләвеге салып тугларга. Эчлек өчен кара җимешне вак итеп турарга. Бер коржны сай тәлинкәгә куеп, әзер кремны сөртергә. Аның өстенә икенче коржны куеп, крем сыларга, эчлекне җәяргә һәм кабат крем ягарга. Өченче коржны куеп, тортның өстенә һәм кырыйларына крем сыларга, ваклап духовкада кыздырылган әстерхан чикләвеге сибәргә.

Тортның өстен киви, әфлисун түгәрәкләре һәм кара җимеш белән бизәргә. Тортны 5-6 сәгать суыткычта тотарга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев