Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Иштирәк авылыннан Фатыйма Илдарханова 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Кичә Иштирәк авылында туып-үскән, бүгенге көндә дә шул авылда яшәүче Фатыйма апа Илдарханова гомер бәйрәмен билгеләп үтте. Аңа 95 яшь тулды. Авылның иң өлкән кешесен юбилей белән котларга һәм ил башлыгы Владимир Путиннан килгән открытканы тапшырырга Тукай районы хакимияте башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров, Иштирәк авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Гарифуллина килде....

Кичә Иштирәк авылында туып-үскән, бүгенге көндә дә шул авылда яшәүче Фатыйма апа Илдарханова гомер бәйрәмен билгеләп үтте. Аңа 95 яшь тулды. Авылның иң өлкән кешесен юбилей белән котларга һәм ил башлыгы Владимир Путиннан килгән открытканы тапшырырга Тукай районы хакимияте башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров, Иштирәк авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Гарифуллина килде.

- Бик сөенде инде, бик күңеле булды, - ди бүгенге көндә юбилярны караучы Илдус Илдарханов, Фатыйма әбинең бертуганының улы.

Фатыйма Илдарханова бүген мамыктай түшәктә генә йокласа да, ашаган ризыгы бал да май гына булса да, балачагында, яшьлегендә, хезмәт тормышында бик күп авырлыклар күрә. Авылның иң алдынгы сыер савучысы була.

- Ир-ат эше диеп тормадык, барысын да үз җилкәбез белән күтәрдек инде, - ди ул.

Фатыйма әбигә 15 яшь булганда аның әтисен - Илдарханны ул вакытта бик дәһшәтле 58 нче статья белән алып китәләр. 1943 елда Урал ягында Серов шәһәрендә вафат була ул. 4 кыз, 2 малай - 6 бала әни карамагына кала. Билгеле инде, эшне авырына, җиңеленә бүлеп тору юк. Кул нәрсәгә җитә - барысы да җилкәгә төшә.

- Фатыйма апа миңа әнием урынына калган кеше, әтиемнең бертуган сеңлесе ул, - ди Илдус Гәрәевич. - Үзенең балалары юк. Шуңа күрә лаеклы ялга чыккач аның янына кайттым. Солдатта хезмәт иткән, тулай торакта яшәгән кеше буларак миңа ашарга пешерү, йорт-җирне тәртиптә тоту кебек эшләр таныш. Шәһәргә барып азык-төлеген ташып торам, балда-майда гына йөздерәм мин Фатыйма апаны, - дип сөйли Илдус абый.

Чыннан да, Фатыйма апа бөтенләй күрмәс булса да, урын өстендә генә торса да, бик караулы. Сөйләшеп утырырга бик ярата.

Иштирәк авылындагы 103 яшенә җитеп әле күптән түгел генә бакыйлыкка күчкән Минзифа әби "таягы" бүген Фатыйма әбидә. Нәкъ ул хәзер "иң өлкән" дигән исем йөртә. Илдус абый әйткәнчә, Минзифа әби Фатыйма әбинең әтисе яклап туганы икән. Аның әнисенең әнисе дә 102 яшенә кадәр яшәгән.

- Фатыйма апаның ике яклап та йөзьяшәр туганнары бар, нәселе ныклы. Шуңа күрә безнең дә хыял кимендә 100 гә җитү, - диде безгә Илдус Илдарханов.

Иншаллаһ, тормышыгыз матур, гомерегез озын булсын Фатыйма апа!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев