Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Сыерлар саны ун елда 60 процентка кимегән

Авыл хуҗалыгы буенча сан алу нәтиҗәләреннән күренгәнчә, соңгы ун ел эчендә районда сыерлар саны 60 процентка кимегән, бу күрсәткеч бүген 1,4 мең башны тәшкил итә. Мөгезле эре терлек саны 40 процентка төшкән, бу төр мал бүген 4,1 мең баш. Сарык һәм кәҗә саны шулай ук кимегән, бары тик кош-корт тотучыларның...

Авыл хуҗалыгы буенча сан алу нәтиҗәләреннән күренгәнчә, соңгы ун ел эчендә районда сыерлар саны 60 процентка кимегән, бу күрсәткеч бүген 1,4 мең башны тәшкил итә. Мөгезле эре терлек саны 40 процентка төшкән, бу төр мал бүген 4,1 мең баш. Сарык һәм кәҗә саны шулай ук кимегән, бары тик кош-корт тотучыларның 2006 елга караганда 8 процентка артуы күзәтелгән.

Сан алу вакытында 23715 хуҗалык буенча мәгълүмат җыелган. Бу 2006 елга караганда 88 процентка күбрәк, дип белдерә район статистика бүлеге башлыгы Гөлназ Шәйхуллина. Арту шәхси төзелешнең үсүе белән бәйле.

Шәхси ярдәмчел хуҗалыкларның җире барысы 4,6 мең гектар тәшкил иткән. 2006 елга караганда үсеш 42 процент. Ләкин мондый хуҗалыкларның чәчүлек мәйданнары 45 процентка кимегән. Бәрәңге мәйданы да 33,2 процентка әзәйгән. Шулай да бер хуҗалыкта үстерелгән икенче икмәк 2-3 гаиләне туйдырырга җитә. Яшелчә җирләре шулай ук кимегән, ләкин шәхси участокларда үстерелгән яшелчә белән тәэмин ителеш 130 процент дип билгеләнгән. Исәпләүләрдән күренгәнчә, районда бер кеше елга 150 килограмм бәрәңге, 92 килограмм яшелчә куллана икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев