Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Балаларга кагыйдәләрне әти-әниләрнең искәртеп торуы кирәк

2016 елда районда балалар катнашында 8 юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Аларда 8 бала сәламәтлегенә зыян алды, 1 баланың гомере өзелде. ЮХИДИ инспекторлары юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәгән өчен 369 балигъ булмаган үсмерне тоткарлады. Балаларны салонда махсус креслосыз алып барган өчен 564 машина йөртүче штрафка тартылды, дип хәбәр итә район ЮХИДИ бүлеге башлыгы...

2016 елда районда балалар катнашында 8 юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Аларда 8 бала сәламәтлегенә зыян алды, 1 баланың гомере өзелде. ЮХИДИ инспекторлары юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәгән өчен 369 балигъ булмаган үсмерне тоткарлады. Балаларны салонда махсус креслосыз алып барган өчен 564 машина йөртүче штрафка тартылды, дип хәбәр итә район ЮХИДИ бүлеге башлыгы Шамил Ганиев.

Республикада исә 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 620 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 15 баланың гомере өзелгән, шулар арасыннан 11е пассажир булып автомобильдә барган, 3есе җәяүле булган. Аварияләрдә 649 бала төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре алган. Аларның 280е пассажир, 320се җәяүле балалар. 2015 ел белән чагыштырганда үлүчеләр саны да, травма алучылар саны да арткан.

ЮХИДИ хезмәткәрләре узган ел республикада балаларны машинада алып бару кагыйдәләрен бозган 33 меңнән артык йөртүчене тоткарлаган. Кагыйдәләрнең бу төрен үтәмәгән өчен 3 мең сум штраф карала.

Кагыйдә бозуларның күпчелеге тизлек арттыру, светофорның тыелган сигналына чыгу белән бәйле. Ләкин юл һәлакәтләренең кечкенә балаларның урамда үзләре генә йөрүләре, аларның ярамаган транспорт каршына чыгулары, юл кисешләрендә үзләрен дөрес тотмаулары аркасында килеп чыкканнары да шактый.

2016 елда мототранспорт йөртүче балалар катнашындагы һәлакәтләр дә теркәлгән. Аларда 3 бала сәламәтлегенә зыян алган. Велосипедчылар белән бәйле 46 очрак булган, 45 бала җәрәхәтләнгән.

Балигъ булмаганнарны юл фаҗигаләреннән саклау максатыннан ЮХИДИ хезмәткәрләре әти-әниләр белән очраша, балалар белән әңгәмәләр кора. 2016 елда республикада шундый 24 мең очрак теркәлгән, балаларга «Тукта - синең тормышың куркыныч астында!» дигән карточкалар төзелгән. Кагыйдә бозулар берничә тапкыр теркәлгән очракта яки үсмер хокукы булмаган килеш транспорт чарасын йөртсә, материаллар балигъ булмаганнар белән эшләү бүлегенә җибәрелә. Бу вакытта балаларның әти-әниләре административ җаваплылыкка тартыла. Узган ел шундый 773 карар кабул ителгән.

Район ЮХИДИ бүлеге ата-аналардан үз балаларының куркынычсызлыгына игътибарлы булуларын сорый. 12 яшькә кадәрге балаларны бары тик махсус креслоларда гына йөртергә, аннан өлкәнрәкләрне каеш белән эләктерергә, җәяүлеләрнең киемнәренә яктылык кайтаргыч элементлар беркетергә, юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында аларга һәрдаим искәртеп торырга чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев