Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Тукай үзәк район хастаханәсендә сәламәтлек көннәре уза

Матур гадәт буенча, һәр айның уртасында Тукай үзәк район хастаханәсендә Сәламәтлек мәктәбе кысаларында пациентлар белән очрашулар уза. Сишәмбе - артериаль кан басымын профилактикалау көне. Район хастаханәсенең неврология бүлегендә түгәрәк өстәл узды. Кардиолог Альбина Гыймаева пациентларга кан басымын даими карап-тикшереп тору зарурлыгын искәртте. Криз булмасын өчен табиб язып биргән даруны көн...

Матур гадәт буенча, һәр айның уртасында Тукай үзәк район хастаханәсендә Сәламәтлек мәктәбе кысаларында пациентлар белән очрашулар уза.

Сишәмбе - артериаль кан басымын профилактикалау көне. Район хастаханәсенең неврология бүлегендә түгәрәк өстәл узды. Кардиолог Альбина Гыймаева пациентларга кан басымын даими карап-тикшереп тору зарурлыгын искәртте. Криз булмасын өчен табиб язып биргән даруны көн саен эчү мөһим.

Чәршәмбе исә - шикәр чире авыруына багышланган түгәрәк өстәл көне. Кичә шундый очрашуны эндокринолог Зөлфия Дәүләтова үткәрде. Табиб пациентларга сумкаларында һәрвакыт кәнфит йөртү кирәклеген искә төшерде. Канда шикәр күләме минималь күрсәткечләргә төшкәндә кеше аңын югалтып аварга мөмкин. Ә кул астында баллы кәнфит булганда ул беренче ярдәм вазифасын башкара. Глюкометр белән ничек дөрес куллану буенча да киңәшләр әйтелде.

Иртәгә, җомга көнне, Тукай үзәк район хастаханәсендә бронхиаль астма белән авыручы пациентлар өчен Сәламәтлек мәктәбе узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев