Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Марат Әхмәтов – республикада авыл хуҗалыгы продукциясенең һәр бишенче өлеше Тукай районында җитештерелә

Татарстанның 6 муниципаль берәмлеге - Тукай, Яшел Үзән, Буа, Түбән Кама, Әлки һәм Лаеш районнары авыл хуҗалыгы оешмалары республика тулай продукциясенең 36 процент өлешен бирә. Бу хакта кичә Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында билгеле булды. Төп доклад белән Татарстан вице-премьеры - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры...

Татарстанның 6 муниципаль берәмлеге - Тукай, Яшел Үзән, Буа, Түбән Кама, Әлки һәм Лаеш районнары авыл хуҗалыгы оешмалары республика тулай продукциясенең 36 процент өлешен бирә. Бу хакта кичә Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында билгеле булды.

Төп доклад белән Татарстан вице-премьеры - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов чыгыш ясады. Аның әйтүенчә, авыл хуҗалыгы продукциясенең һәр бишенче өлеше Тукай районында җитештерелә.

Марат Әхмәтов үзенең 19 процент сөрүлегендә авылның барлык акчалата кеременең яртысын бирүче 100 иң яхшы хуҗалык билгеләнгәнен әйтте. Миллионга якын гектарында республика товар продукциясенең нибары 20 процентына гына ия проблемалы 200 хуҗалык та бар. Министр китергән слайдта республиканың иң яхшы 10 авыл хуҗалыгы предприятиесен күрергә була иде. Болар: "Рассвет", Вахитов исемендәге (Кукмара), "Цильна" (Чүпрәле), "Продпрограмма" (Мамадыш), "Зәй" агрофирмасы (Зәй), "Сафиуллова" крестьян-фермер хуҗалыгы (Тәтеш), "Кырлай" җәмгыяте (Арча), "Татарстан" агрофирмасы (Биектау), Тимирязев исемендәге (Балтач), "Шахтер" хуҗалыклары (Әтнә).

Министр терлекчелек, үсемлекчелек һәм икътисад күрсәткечләре буенча 2016 ел нәтиҗәләренә карап төзелгән рейтингны да тәкъдим итте.

Беренче унлыкка кергән иң алдынгылар (1-10 урыннар язылганча бара): Әтнә, Балтач, Актаныш, Тукай, Саба, Буа, Кукмара, Зәй, Кайбыч, Яшел Үзән.

11-20 урында түбәндәгеләр: Апас, Чүпрәле, Алабуга, Тәтеш, Арча, Сарман, Әлки, Нурлат, Мамадыш, Биектау.

Рейтингта 21-31 урынны биләп торучылар: Түбән Кама, Ютазы, Теләче, Балык Бистәсе, Питрәч, Азнакай, Чистай, Алексеевск, Лаеш, Яңа Чишмә, Баулы, Лениногорск.

32-43 урыннарда түбәндәге районнар: Минзәлә, Әгерҗе, Аксубай, Мөслим, Спас, Югары Ослан, Бөгелмә, Әлмәт, Менделеевск, Кама Тамагы, Чирмешән.

Марат Әхмәтов район башлыкларына һәм авыл хуҗалыгы җирлекләре җитәкчеләренә эшкә җигелмәгән мөмкинлекләргә анализ ясарга тәкъдим итте. Министр кече хуҗалык формалары белән эш буенча төзелгән рейтингта да алдынгылар һәм артта калучылар исемлегендә шушы ук районнар булуын әйтте.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы материаллары буенча

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев