14 август 2019 яңалыклары
-
Җинаять эшләре
Узган атнада район эчке эшләр бүлегендә кузгатылган сигез җинаять эшенең җидесе урлаулар белән бәйле. Бу турыда атналык киңәшмәдә хәбәр ителде.
-
«Демография» диспансерлаштыру үтәргә булыша
Районда милли проект кысаларында эшләр башкарыла. Шуларның берсе – «Демография» милли проекты. Әлеге проект кысаларында «Өлкән буын» юнәлеше буенча районда 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнар диспансерлаштыру үтә. Алар медицина оешмаларына бару өчен транспорт белән дә тәэмин ителә. Әлеге эшләр районда нинди тәртиптә башкарыла соң? Бу хакта район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Эльмира Әхмәтҗанова сөйли.
-
WorldSkills флагы Тукай районында
Иске Җирекле авылының «ТАССРның 100 еллыгы» паркында «WorldSkills флагы эстафетасы» республика проекты кысаларында WorldSkills һәм WorldSkills Kazan 2019 флагын хөрмәтләү тантанасы узды. Эстафетаны район башлыгы Фаил Камаев кабул итеп алды һәм катнашучы сертификатына ия булды.
-
Тукай районы бизнесы һәм дәүләт: ачыктан-ачык сөйләшү
Бизнес – икътисад терәге. Тукай районында эшмәкәрлекне үстерү өчен шартлар җитәрлекме? Аларны камилләштерү өчен тагын ниләр эшләргә кирәк? ТР Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды һәм Эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча ТР Президенты каршындагы вәкаләтленең вәкилләре Тукай районының 130лап эшкуары белән ачыктан-ачык сөйләшү уздырды.
-
Татарстанда илкүләм проект буенча 39 коррекцион мәктәптә җиһазлар яңартыла
Җиһазлар хезмәт остаханәләре, психолог, дефектолог, логопед һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балаларга өстәмә белем бирү кабинетлары өчен бирелә.
-
Мотоцикл гына димә...
Атна дәвамында 9 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларның 2се кеше үлеме һәм сәламәтлеге белән бәйле. 6 август көнне иртәнге сәгать 9да Җәйләү авылының Нагорная урамында шушы авылда яшәгән 53 яшьлек ир-ат «ИЖ Планета» мотоциклында «КАМАЗ» машинасына бәрелә.
-
Катлаулы, дымлы урак
Һава шартлары район авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә уракны тулы көчкә алып барырга мөмкинлек бирми. Шулай да бер атна эчендә урып-җыю темплары буенча ситуация сизелерлек үзгәрде. Игенчеләр һәр минуты кадерле булган сәгатьләрне бушка сарыф итми.
-
Республика август киңәшмәсенә баралар
Мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең пленар утырышы быел 15 август көнне «Казан Экспо»да узачак.
-
Үзмәшгульләр арта
9 август көненә Тукай районы территориясендә үзмәшгуль буларак 310 кеше теркәлгән. Соңгы атнада аларның саны 12 кешегә арткан.
-
Бабайлар әйткән : “Кояшның кадере баегач сизелә”,- дигәннәр
Һава торышы.