Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

WorldSkills флагы Тукай районында

Иске Җирекле авылының «ТАССРның 100 еллыгы» паркында «WorldSkills флагы эстафетасы» республика проекты кысаларында WorldSkills һәм WorldSkills Kazan 2019 флагын хөрмәтләү тантанасы узды. Эстафетаны район башлыгы Фаил Камаев кабул итеп алды һәм катнашучы сертификатына ия булды. 

Исегезгә төшерәбез, 2017 елның октябрендә Абу-Дабида дөнья чемпионатының ябылу тантанасында Россия делегациясенә WorldSkills флагын тантаналы рәвештә тапшыру булган иде. Шул мизгелдән WorldSkills Казан 2019 оештыру комитеты WorldSkills хәрәкәте тарихында беренче тапкыр «WorldSkills флагы эстафетасы» уникаль проектын тормышка ашыра башлады. WorldSkills флагы Халыкара космик станциясендә, 20 илдә һәм РФнең 24 субъектында булды. 24 май көнне Татарстан Республикасының 43 муниципаль районы hәм ике шәhәр округы буенча эстафетаның республика этабына старт бирелде. 
22 август көнне hөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты символы сәяхәтенең соңгы пункты «Казан Арена» стадионында булачак. Анда Казанда узачак ярышларны ачу тантанасы булачак.

Фото: vk.com/kulturnaya_ploshadka_tmr.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев