Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җинаять эшләре

Узган атнада район эчке эшләр бүлегендә кузгатылган сигез җинаять эшенең җидесе урлаулар белән бәйле. Бу турыда атналык киңәшмәдә хәбәр ителде.

Шулардан дүрт очрак бакчачылык ширкәтләрендә теркәлгән. «Росинка» һәм «Луч»та бакча йортларыннан телефон урлаганнар, «Нектар»да хуҗабикәнең акчасын алып чыгып киткәннәр, «Солнечное»да чит милеккә кул сузганнар. 
Шулай ук «Чаллы яшелчәсе» техника паркындагы тракторлардан аккумулятор батареялары урлаганнар, Сәмәкәйдә контейнердан инструментлар юкка чыккан, Ташкичүдә велосипедны сораусыз алып киткәннәр. 
Яңа поселогында яшәүче 42 яшьлек ир-ат, административ күзәтүдә булуга карамастан, яшәү урынын калдырып киткән, бу турыда эчке эшләр органына хәбәр бирмәгән. Әлеге гражданинга карата да җинаять эше кузгатылган. 
Нефтебаза поселогында хокук сакчылары төнлә урамда йөрүче балигъ булмаган баланы тоткарлаганнар. Аның әти-әнисе административ җаваплылыкка тартылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев