Катлаулы, дымлы урак
Һава шартлары район авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә уракны тулы көчкә алып барырга мөмкинлек бирми. Шулай да бер атна эчендә урып-җыю темплары буенча ситуация сизелерлек үзгәрде. Игенчеләр һәр минуты кадерле булган сәгатьләрне бушка сарыф итми.
Бүгенге көнгә 3,2 мең гектар мәйданнан 13,6 мең тонна ашлык җыеп алынды. Бу – барлык мәйданнарның 8 проценты. Гектарыннан чыккан уртача уңыш – 42 центнер.
Көзге бодайның гектарыннан 60-70 центнер, арпаның 40 центнердан артык уңыш чыккан урыннары бар. Мәсәлән, «Кама» агрофирмасында, «Гигант», «Ярыш», Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкларда.
Белгечләр быел район аграрийлары бөртекле культуралардан гына түгел, шикәр чөгендере, бәрәңге, кукуруз кебек культуралардан да яхшы уңыш үстерүгә иреште дип саный.
Шулай да, басудагысы түгел, амбардагысы икмәк. Бүген авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре алдында урып-җыю эшләрен бик аз югалтулар белән, кыска вакыт эчендә башкарып чыгу бурычы тора. Белгечләр сүзләренчә, көзге бодай, арыш культуралары көннән-көн бөртекләрен югалта. «Аяз, кояшлы, эссе көннәрне һәм басуларның тулысынча җилләгәнен көтеп ятмаска, кырга техника керү мөмкинлеге булса, эшкә тотынырга кирәк», – диләр алар. Бөртекләр югары дымлылыкта, шуңа күрә бу чорда бөртек киптерү җайланмалары тулы көчкә эшләргә тиеш.
Һава торышы берничә сәгатькә генә ачылып торган арада да «Кама» агрофирмасы игенчеләре кырларга ашыга, максималь нәтиҗәле эшләп калыр өчен агрофирма бар көчне бер участокка юнәлтә.
Әйтик, узган атнаның пәнҗешәмбесендә Шилнәбаш авылы янында урнашкан көзге бодай басуында 19 комбайн, 22 йөк машинасы һәм 4 икмәк туплаучы бункер эшләде. Биредә көзге культуралар уңышын җыюда рекордлы күрсәткечләргә ирештеләр. 130 гектарлы көзге бодай басуының һәрбер гектарыннан уртача 71 центнер уңыш чыкты. 1 мең тоннага якын ашлык җыелды. Әлеге бодай орлыкка, көзге чәчүгә әзерләнәчәк.
Бүген дә камалылар авыр һава шартларында урып-җыюны туктатып тормыйлар.
– Өстән явып тормагач, төштән соң басуга чыктык. 3 сәгать эшләүгә яңгыр сибәли башлады. Коеп яуганчыга кадәр эшне туктатмыйбыз. Басуга алып баручы юлның буеннан-буена күлдәвекләр, саз, пычрак. Туфрак та югары дымлылыкта. Йөк машиналары кырга керә алмый. Уракны өзмәс өчен «Нью-Холланд», «Джон Дир» куәтле тракторлары, 30 тонна сыйдырышлы арбалар тагып, ашлыкны ташып торалар. 5 километр ераклыкта аларны йөк машиналары көтә. Быел уңыш мулдан булса да, югалтулар көннән-көн үсә. Басуда бөртекләрен койган башаклар бихисап», – ди агрофирманың ХПК-1 җитәкчесе Равил Илдарханов.
Икмәк язмышы агрофирма җитәкчелеген генә түгел, гади механизатор, ашлык ташучыларны да борчуга сала. Алар өчен суктырып алынган икмәк – хезмәт хакы да. Игенчеләр яхшы һава торышы урнашканын көн дәвамында басудан чыкмый көтәргә мөмкин.
– Көн саен диярлек яуган яңгырлардан соң чыккан кояшка, коры көннәргә бездән дә ныграк сөенгән кеше юктыр. Көзгә кереп барабыз бит инде. Төннәр салкынча, дымлы, төнлә төшкән чыкның кипкәнен дә озак көтәргә туры килә. Бүген эш булыр микән дип, күктәге болытларның таралганын көтеп торабыз, – ди 11 еллык эш тәҗрибәсе булган игенче Ленар Дәүләтшин.
Агрофирманың алдынгы комбайнчысы Илдар Этикбаев ярдәмче итеп улы Динарны да үзе белән алган. 11 яшьлек малай да уракның авыр шартларда барганын аңлый.
– Уңыш бик мул, бункер бик тиз тула. Тоташ яңгырлар явып торган урак та – бу елның үзенчәлеге. Берничә сәгать эшләүгә, яңгыр эшне туктата, аннары басуның җилләгәнен көтәргә туры килә. Иң авыры – көтү бит ул. Сентябрь аена чыгарга күп калмады, аңа кадәр эшләп кала алсак иде, – ди Илдар үзе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев