Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Демография» диспансерлаштыру үтәргә булыша

Районда милли проект кысаларында эшләр башкарыла. Шуларның берсе – «Демография» милли проекты. Әлеге проект кысаларында «Өлкән буын» юнәлеше буенча районда 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнар диспансерлаштыру үтә. Алар медицина оешмаларына бару өчен транспорт белән дә тәэмин ителә. Әлеге эшләр районда нинди тәртиптә башкарыла соң? Бу хакта район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Эльмира Әхмәтҗанова сөйли. 

2019-2021 елларда Татарстанда милли проектларны тормышка ашыруга 44,6 млрд. сум акча юнәлдереләчәк. Гомуми бюджеты 8,2 млрд сум тәшкил иткән «Демография» милли проекты кысаларында балалар бакчасы төзү һәм модернизацияләү күздә тотыла. Проект «Өлкән буын», «Өч яшькә кадәрге балаларга мәктәпкәчә тәрбия шартлары тудырып, хатын-кызларның мәшгульлегенә ярдәм итү», «Спорт – тормыш нормасы», «Бала туганнан соң гаиләгә финанс ягыннан булышу», «Иҗтимагый иминлекне ныгыту» кебек федераль проектларны да үз эченә ала.
Бүгенге көндә районда 41 меңнән артык кеше яши. Шуларның 6443е – 65 яшьтән өлкәнрәкләр. Алар «Демография» милли проекты кысаларында район үзәк дәваханәсендә диспансерлаштыру үтә. Бүгенгә өлкәннәрнең 319ы тикшерүне тулысынча узды инде. 728 кеше флюрография, 200 кеше маммография узды.
Өлкәннәргә уңайлыкларны арттыру һәм эшне тагы да нәтиҗәлерәк итү максатыннан район үзәк дәваханәсеннән тыш, авыл җирлекләрендәге биш амбулатория дә әлеге эшкә җәлеп ителде. Әйтик, Теләнче Тамак амбулаториясендә 62 кеше, Күзкәйдә – 52, «Татарстан» совхозы поселогында – 69, Круглое Поле поселогында – 65, Бәткедә 116 кеше медицина тикшерүе үтәчәк. Өлкәннәрне әлеге амбулаторияләргә «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге һәм район үзәк дәваханәсе хезмәткәрләреннән торган эшче төркем озатып барачак.
30 июльдә беренче тикшерүләр оештырылды – район үзәк дәваханәсе хезмәткәрләре Биклән авылы өлкәннәрен диспансерлаштыруга алып килде. Өлкәннәребез 4 медицина кабинетында тикшеренү узды. 5 кеше аны 1 сәгать 40 минут эчендә үтте. 9 августта Боерган җирлегеннән алып килгән 16 кеше Күзкәй амбулаториясендә сәламәтлеген тикшерде. 
Район башкарма комитеты тарафыннан «Тукай районы территориясендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне медицина оешмасына илтүне оештыру буенча мобиль бригада төзү турында»гы карар проекты әзерләнде. Мобиль бригада составында 3 кеше эшли: машина йөртүче, медицина хезмәткәре һәм социаль хезмәткәр. Мобиль бригада эшен оештыру өчен авыл җирлекләре башлыклары җаваплы. 2019 елның сентябреннән декабренә кадәр барлыгы 55 мобиль бригада эшләячәк. Аларга 55 медицина хезмәткәре һәм 39 социаль хезмәткәр җәлеп ителәчәк. Шулай итеп, ел ахырына өлкәннәрнең 22,4 проценты профилактик тикшерүләр узар дип көтелә. 
– Шөкер, сәламәтлегемне тикшердем. Кирәкле анализларны бирдем. Барысы да бер көн эчендә! Безне авылдан амбулаториягә алып килүләре бик уңайлы булды. Район һәм республика җитәкчеләренең безне кайгыртулары өчен зур рәхмәт, – ди Колыш авылыннан Фатыйма Абдуллина.

Фото социаль яклау бүлегеннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев