Тукай районы бизнесы һәм дәүләт: ачыктан-ачык сөйләшү
Бизнес – икътисад терәге. Тукай районында эшмәкәрлекне үстерү өчен шартлар җитәрлекме? Аларны камилләштерү өчен тагын ниләр эшләргә кирәк? ТР Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды һәм Эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча ТР Президенты каршындагы вәкаләтленең вәкилләре Тукай районының 130лап эшкуары белән ачыктан-ачык сөйләшү уздырды.
Иске Дөреш авылында урнашкан «Балкыш» лагере базасында бу көнне берничә түгәрәк өстәл эшләде: үзмәшгульлек, куллану кооперативлары, биржа мәйданчыгы, эшкуарларга ярдәм чаралары. Аларның һәркайсы үз эшеңне уңышлы алып баруда таяныч булырдай норматив документларны, методик ярдәмлекләрне, белгеч киңәшләрен үз эченә ала.
Актуаль темалар буенча ачыктан-ачык сөйләшү вакытында район бизнес вәкилләре үзләренең көн саен очрашкан сорауларына җавап эзләде. Әйтик, Роспотребнадзор яки гадәттән тыш хәлләр министрлыгы тикшерү белән килгән очракта салым органнары счетын ябып куйсалар нишләргә? Яңа сату базарларын ничек табарга, биржа мәйданчыгында интернет-сәүдә оештыру, авыл хуҗалыгы кооперативларының өстенлекле яклары, үзмәшгульлек режимының үзенчәлекләре һәм перспективалары һ.б. шундый мәсьәләләр.
Спикерлар очрашуда катнашучы предприятие, фермер хуҗалыклары, кече һәм урта бизнес вәкилләренең һәм үзмәшгульлек системасында эшләүчеләрнең активлыгын һәм алга таба үсәргә омтылышлары зур булуын билгеләп үттеләр. Эшкуарларның планнары бар. Аларны тормышка ашыруда алар ялгыз түгел.
Әйтергә кирәк, Тукай районында кече һәм урта бизнеска булышу йөзеннән махсус комиссия эшли. Алар дәүләт программаларында катнашу, грантларга дәгъва кылуның мөмкинлекләрен ача, документлар тутыруда, республика хөкүмәтендә проектны яклауда ярдәм итә. 2019 ел башыннан авыл хуҗалыгы юнәлешендә эшләүче «Мини ферма» программасы буенча гына да 21 гаилә үз эшчәнлеген үстерү өчен акча алуга иреште. Ике крестьян-фермер хуҗалыгы, бер куллану кооперативы, өч гаилә фермасы грант отты. Билгеле, кече һәм урта бизнес – ул районның икътисадына йогынты ясаучы, халыкны эш урыннары белән тәэмин итүче мөһим звено.
Очрашу кысаларында Тукай районы территориясендә үз эшчәнлеген алып баручы перспективалы крестьян-фермер хуҗалыклары һәм предприятиеләр белән танышу булды.
Әйтик, «Закиров» крестьян-фермер хуҗалыгы 2015 елдан бирле үз эшчәнлеген заманча технологияләргә нигезләнеп алып бара. Эш юнәлеше – кошчылык. Хуҗалыкта елына 400 мең баш тавык үстерелә. Аларны хәтта Краснодар өлкәсеннән, ерак Себердән дә килеп алалар. Башкала комиссиясе хуҗалык җитәкчесе Алмаз Закировка алга таба кулланучылар кооперативы ачарга киңәш бирде. Республикада авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларын үстерү буенча ярдәм программасы эшли. Аларга 5 млн сумнан алып дәүләт гранты каралган.
Бүген Тукай районы территориясендә җиде куллану кооперативы төзелгән. Шуларның иң эреләре – Минталип Миңнеханов җитәкчелегендәге «Единство» һәм Айгөл Ханова кул астындагы «Айкорм» куллану кооперативлары. Беренчесе яшелчәчелек белән шөгыльләнсә, икенчесе кошчылык юнәлешендә эшли.
Делегация вәкилләре Иске Дөреш авылында яшәүче һәм өендә торып бизнес белән шөгыльләнүче Зөлфия Хәйруллина белән таныштылар. Ул – үзмәшгульлек системасында теркәлеп, заказ буенча чәкчәк пешерә. Эшмәкәр сүзләренчә, әзер продукцияне Чиләбе якларыннан да килеп алалар. Үзмәшгульлек системасында эшләү – аның өчен отышлы юл. Салым органнарыннан куркасы юк, чек бирә алам, ди ул. Делегация әгъзалары Зөлфия Хәйрулллинага биржа мәйданчыгы аша сатуларда катнашырга киңәш бирде. Билгеле булганча, «Биржа мәйданчыгы»ның электрон ресурсы кече һәм урта бизнеска продукция сатуда ярдәм итү өчен корылган. Анда үзмәшгульлек системасында теркәлгәннәр эшли ала.
Рөстәм Зәкиев фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев