13 сентябрь 2018 яңалыклары
-
Казанда "Державин укулары" башланды
КФУ ректоры сүзләренчә, Гавриил Державин белән Казан университеты аерылгысыз.
-
Бәтке авылында чисталык көне үткәреләчәк
Бөтендөнья чисталык көне кысаларында уздырылучы әлеге чара 15 сентябрь көнне 11.00-13.00 сәгатьләргә планлаштырыла.
-
Калмаш авылында күпфатирлы йортта яшәүчеләр түбә алмаштыруны сорый
«Якты юл» газетасының «Вконтакте» социаль челтәрендәге битенә Калмаш авылында яшәүче Инзил Сәлаховтан хат килде. Аның эчтәлеге түбәндәгечә иде: «Калмаш авылының Зөфәр Галиев урамында урнашкан 22нче йортында биш ел дәвамында түбәдән су ага. Әлеге йортта күбесенчә физик мөмкинлекләре чикле кешеләр, пенсионерлар, балигъ булмаган балалар яши. Идарә итүче компания безнең гозергә һәрвакыт битараф. Инде кайда мөрәҗәгать итәргә дә белмибез», – диелгән әлеге хатта.
-
Тукайлылар «Татарстан кроссы – 2018»дә катнаша ала
Шимбә, 15 сентябрь көнне, районның барлык авыл җирлекләрендә «Татарстан кроссы – 2018» кысаларында йөгерешләр үтәчәк.
-
Гриппка каршы 1300 доза вакцина кайтты
Район үзәк дәваханәсе белгечләре сентябрь аен гриппка каршы көрәшүнең иң кулай вакыты дип бәяли. Организмда әлеге авыруга каршы тора алырлык иммунитет формалашып өлгерү өчен вакцинадан соң берничә ай вакыт кирәк. Шуның өчен дә район баш табибы Галим Сабирҗанов тукайлыларны вакытында прививка ясатып калырга чакыра.
-
Полиция хезмәткәрләре автомобилен яндырган өчен ирегеннән мәхрүм ителәчәк
57 яшьлек ирне РФ Җинаять Кодексының ике маддәсе буенча гаепле дип тапканнар.
-
Татарстанда коммуналь түләүләр буенча бурычы булганга, 10 мең кеше илдән чыга алмый
Ел башыннан алып, приставлар торак-коммуналь хезмәтләр буенча 350 меңнән артык бурыч җыеп алган.
-
Суицид «уңышсыз» гаиләләрдә генә очрый дип әйтү дә дөрес түгел. Бар яктан җитеш гаиләләрдә дә очраштыргалый ул
10 сентябрь көнне Тукай муниципаль районының “Шәфкатъ” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгече Л. Насырова ата аналар җыелышында катнашты. Психолог “Балалар арасында суицид очраклары” дигән темага чыгыш ясады.
-
«Ана булырга психологик әзерлек»
«Яңа туган баласын кабул итәргә шикләнгән хатын-кызларга социаль ярдәм күрсәтү буенча идарә тармаклары арасында хезмәттәшлек итүне оештыру» технологиясен тормышка ашыру кысаларында «Тукай үзәк район хастаханәсендә» халыкка хезмәт күрсәтү үзәге «Шәфкатъ» психологы - Насырова Ләйсән Каюм кызы «Ана булырга психологик әзерлек» дигән темага дәрес үткәрде.
-
Бабайлар әйткән : “Бүгеннән кишер,чөгендер,бәрәңге ала башларга кирәк”,- дигәннәр
ҺАВА ТОРЫШЫ