13 сентябрь 2017 яңалыклары
-
Куркынычсызлык каешын такмаучыларны ачыклыйлар
14 сентябрьдә чираттагы «Тоннель» чарасында район ЮХИДИ инспекторлары төп игътибарларын куркынычсызлык каешын такмаучыларны ачыклауга юнәлтәчәк. Ул көнне иминлек саклаучылар Яр Чаллы - Сарман трассасының дүртенче километрында торачак. Узган атнада Яр Чаллы - Зәй трассасының Круглое Поле янында үткән чарада инспекторлар юл йөрү кагыйдәләрен бозуның 16 очрагын теркәгәннәр иде. Шулардан 5...
-
Быел да дуңгыз гриппы таралу куркынычы бар
Сәламәтлек саклау министры халыкның 40 процентын вакцинацияләү бурычын куйды Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта республика Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш балалар инфекционисты, Казан дәүләт медицина университеты балалар инфекцион авырулары кафедрасы мөдире Владимир Анохин җиткерде. 2009-2010 елларда халыкны бик куркыткан A(H1N1) генлы вирус быел да кабатланырга мөмкин. Грипптан үлем...
-
Йортын ремонтлатырга депутаттан ярдәм сорады
РФ Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариевның кабул итүенә килгән дүрт кешедән икесенең мөрәҗәгате җир мәсьәләләре белән бәйле иде. Элек «Раздолье», хәзер «Возрождение» исеме белән йөргән бакчачылык ширкәтеннән Вячеслав Цикало биредә законсыз рәвештә җир участокларын рәсмиләштерәләр, саталар, диде. Бу ситуациядә Дума депутатыннан ярдәм сорады. Аңлашылып бетмәгән әлеге хәлгә тулырак аңлатма бирү...
-
Тукай муниципаль районы Советының XVIII утырышы уза
Көн тәртибендә: 1. 2017 елның беренче яртысына районның социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре турында. 2. Тукай муниципаль районында балаларга һәм үсмерләргә, яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирүнең торышы һәм үсеш перспективалары турында. 3. «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлегендә муниципаль хезмәткәрләрнең вәкиленә (эш бирүчесенә) коммерциянеке булмаган оешмалар белән (сәяси партиядән тыш) түләүсез нигездә бер генә...
-
Шәрипов Мөсәвир Хаҗи улы
Районыбыз җәмәгатьчелеге зур югалту кичерә. Каты авырудан соң, күренекле педагог, җәмәгать эшлек- лесе, РСФСРның һөнәри-техник белем бирү буенча атказанган укытучысы Мөсәвир Хаҗи улы Шәрипов 86нчы яшендә вафат булды. Мөсәвир Хаҗи улы 1931 елның 27 июлендә Зәй районы, Пусташит авылында игенче гаиләсендә туа. Җидееллык мәктәпне тәмамлауга, сугышка киткән ирләрне алыштырып, кырчылык...
-
Бәтке авылында – спорт мәйданчыгы, Новотроицкоеда яңа төркемнәр ачылды
Бу көннәрдә районда ике яңа объект эшли башлады. Узган атнада Бәтке авылында яшәүчеләр өр-яңа универсаль спорт мәйданчыгына аяк бастылар, бу атнаның дүшәмбесендә Новотроицкоеда балалар бакчасының ике төркеме һәм мәктәпнең ике кабинеты өчен реконструкцияләнгән бина ишекләрен ачты.
-
МУРАТ ГАЙСИН ЧИР АРКАСЫНДА 22 КИЛОГА ЯБЫККАН
Танылган җырчы, популяр жырлар авторы Мурат Гайсин ике ай эчендә 22 килограммга ябыккан. Сер түгел, ябыгырга күптән теләде. Тик мондый нәтиҗәне ул үзе дә, якыннары да көтмәгән. Ябыгуның сере нәрсәдә булуын Муратнын үзеннән сорадык. - Соңгы елларда бигрәк тазарган идем шул, хәтта әнә фотографиям афишага сыймаслык дәрәҗәгә җитте. Концертлар белән...
-
Игеннәрнең хәзергә 71 проценты җыелды
Урып-җыю эшләре әлегә районда 71 процентка гына башкарылган, барлыгы 116 мең 606 тонна икмәк җыелган. Игенчеләр уракны тәмамлау өчен яңгырлар туктаганны көтәләр. Шулай да берничә хуҗалыкта эш инде ахырына якынлаша. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә сишәмбегә бирелгән мәгълүматлар буенча, «Чаллы яшелчәсе+» агрофирмасында урып җыюның - 95, «Ярыш»та - 96,...
-
Тукай районында бүгенгә һава торышы һәм атна ахырына кадәр фаразлар
Бүген, 13 сентябрь көнне, Тукай районында иртә белән болытлы, ләкин көн дәвамында болай тормас. Кичкә таба күк йөзе ачылыр һәм аязыр. Явым-төшем көтелми. Һава температурасы көндез 21 градус җылы, төнлә +9 градус. Җил секундына 4 метрга кадәр. sinoptik.com сайты фаразларына караганда, иртәгә, 14 сентябрь көнне, 23 градуска кадәр җылытачак, атна...