Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Шәрипов Мөсәвир Хаҗи улы

Районыбыз җәмәгатьчелеге зур югалту кичерә. Каты авырудан соң, күренекле педагог, җәмәгать эшлек- лесе, РСФСРның һөнәри-техник белем бирү буенча атказанган укытучысы Мөсәвир Хаҗи улы Шәрипов 86нчы яшендә вафат булды. Мөсәвир Хаҗи улы 1931 елның 27 июлендә Зәй районы, Пусташит авылында игенче гаиләсендә туа. Җидееллык мәктәпне тәмамлауга, сугышка киткән ирләрне алыштырып, кырчылык...

Районыбыз җәмәгатьчелеге зур югалту кичерә. Каты авырудан соң, күренекле педагог, җәмәгать эшлек-

лесе, РСФСРның һөнәри-техник белем бирү буенча атказанган укытучысы Мөсәвир Хаҗи улы Шәрипов 86нчы яшендә вафат булды.

Мөсәвир Хаҗи улы 1931 елның 27 июлендә Зәй районы, Пусташит авылында игенче гаиләсендә туа. Җидееллык мәктәпне тәмамлауга, сугышка киткән ирләрне алыштырып, кырчылык бригадиры булып эшли. Бу җаваплы эшне зур осталык белән башкара. Түбән Биш авылы урта мәктәбен тәмамлагач, Чистай авыл хуҗалыгы механикалаштыру техникумында укый. Дипломлы белгечне яхшы оештыру сәләте булганга, 1956 елны 8нче Чаллы һөнәр-техник училищесына төп техник фәннәр укытучысы итеп билгелиләр. Менә шуннан башланган хезмәт юлы 55 елга сузылып, авыл хуҗалыгын белемле кадрлар әзерләүгә багышлады.

1969-72 елларда Мөсәвир Шәрипов училищеның укыту-җитештерү эше буенча директор урынбасары, аннары 30 елга училище, исеме лицей итеп үзгәртелгәч тә аның директоры булып эшләде. Аның җитәкчелегендә заманча яңа уку йорты салынды, техник базасы ныгытылды. Авыл хуҗалыгының төрле тармакларына тирән белемле белгечләр - механизаторлар, яшелчәчеләр, кошчылар, төзүчеләр әзерләнде. Укыту процессына яңадан-яңа алымнар кертелде, эре авылларда уку йортының филиаллары эшләп килде.

Мөсәвир Хаҗи улы Шәрипов киң карашлы, яңалыкка омтылучан инициативалы җитәкче иде. Хуҗалык җитәкчеләре аның кешелекле, ярдәмчел сыйфатларын һәрчак якыннан тоеп эшләделәр.

Хөкүмәтебез М.Х. Шәриповның хезмәтен югары бәяләде. «Почет билгесе», Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары, «Фидакарь хезмәт өчен» һәм башка медальләр белән бүләкләнде. Ул КамАЗ төзелеше ударнигы, «Камгэсэнергострой» идарәсе төзелеше ветераны иде.

Мөсәвир Хаҗи улы Шәриповның якты истәлеге күңелләребездә озак сакланыр.

В.Г. Хаҗиев, Р.В. Асылгәрәев, Р.И. Закиров, Р.К. Шәкүров, Т.Н. Хөрмәтуллин, В.Х. Харисов, Ф.Г. Гыйниятуллина, Х.Г. Сабитов, Р.Р. Исаев, И.Ш. Гыймадиев, Р. Н. Әбделмәнова, Г.Г. Хәйруллин, Г.С. Зарипов, Р.Р. Хаҗиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев