Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Йортын ремонтлатырга депутаттан ярдәм сорады

РФ Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариевның кабул итүенә килгән дүрт кешедән икесенең мөрәҗәгате җир мәсьәләләре белән бәйле иде. Элек «Раздолье», хәзер «Возрождение» исеме белән йөргән бакчачылык ширкәтеннән Вячеслав Цикало биредә законсыз рәвештә җир участокларын рәсмиләштерәләр, саталар, диде. Бу ситуациядә Дума депутатыннан ярдәм сорады. Аңлашылып бетмәгән әлеге хәлгә тулырак аңлатма бирү...

РФ Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариевның кабул итүенә килгән дүрт кешедән икесенең мөрәҗәгате җир мәсьәләләре белән бәйле иде. Элек «Раздолье», хәзер «Возрождение» исеме белән йөргән бакчачылык ширкәтеннән Вячеслав Цикало биредә законсыз рәвештә җир участокларын рәсмиләштерәләр, саталар, диде. Бу ситуациядә Дума депутатыннан ярдәм сорады. Аңлашылып бетмәгән әлеге хәлгә тулырак аңлатма бирү өчен очрашуга район җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы рәисе урынбасары Сергей Русский чакырылды. Ул бу ширкәттә участокларны приватизацияләү эше хәзергә туктатылды, дип белдерде. Депутат әлеге сорау буенча палата рәисе урынбасарына да, мөрәҗәгать итүчегә дә тулырак документлар пакетын әзерләргә һәм үзенең электрон адресына юлларга кушты. Проблеманы өйрәнермен, контрольгә алырмын, дип ышандырды.

Күперле авылыннан Альбина Ямалиева төзегән йортына инде берничә ел буе документ ала алмавы турында әйтте. Участоктагы җиргә документ бар, йортка юк. «Минем участокта, мөгаен, башка йорт теркәлгәндер. Хәзер судка барырга кушалар», - диде ул. Кулындагы документларны карагач, чыннан да, кадастр номерының туры килмәве ачыкланды. Җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Альфред Мингалимов әлеге сорауны үз өстенә алырга, тикшерергә вәгъдә бирде.

Яр Чаллы шәһәреннән Илгиз Хуҗин депутатка гадәти булмаган мөрәҗәгать белән килгән иде. Ул Марат Мансур улыннан Төньяк Флотка бару өчен республика делегациясе составына кертүдә булышуын сорады. 1998 елда, ике еллык хәрби хезмәтен тәмамлап, туган җиренә кайтам дигәндә, бу флотта аның улы Илшатның гомере өзелгән булган.

Күзкәй авылында яшәүче пенсионер Рәсимә Әминова йортын ремонтлатырга депутаттан ярдәм күреп булмасмы дип килгән. «Йорт 1935 елда төзелгән, бик иске хәлдә. Ремонт өчен йөзәр меңләгән акча кирәк. Кышын анда бөтенләй яшәрлек түгел, Мәскәү өлкәсендә яшәүче кызым һәм оныгым янына барып торам», - дип аңлатып үтте ул. Кабул итү вакытында билгеле булганча, ул торагын яңартуга мохтаҗлар исемлегендә тора икән, ләкин чиратның килеп җитүенә генә өмет аз. Депутат бу мәсьләдә берни дә вәгъдә итә алмыйм, район җитәкчелеге белән фикерләшеп карармын, диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев