Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Игеннәрнең хәзергә 71 проценты җыелды

Урып-җыю эшләре әлегә районда 71 процентка гына башкарылган, барлыгы 116 мең 606 тонна икмәк җыелган. Игенчеләр уракны тәмамлау өчен яңгырлар туктаганны көтәләр. Шулай да берничә хуҗалыкта эш инде ахырына якынлаша. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә сишәмбегә бирелгән мәгълүматлар буенча, «Чаллы яшелчәсе+» агрофирмасында урып җыюның - 95, «Ярыш»та - 96,...

Урып-җыю эшләре әлегә районда 71 процентка гына башкарылган, барлыгы 116 мең 606 тонна икмәк җыелган. Игенчеләр уракны тәмамлау өчен яңгырлар туктаганны көтәләр. Шулай да берничә хуҗалыкта эш инде ахырына якынлаша. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә сишәмбегә бирелгән мәгълүматлар буенча, «Чаллы яшелчәсе+» агрофирмасында урып җыюның - 95, «Ярыш»та - 96, «Биклән»дә 98 проценты тәмамланган. Аларда язгы бодайны җыеп бетерәсе бар. «Кама-Бекон»да люпин калып бара. Дүшәмбе көнне, һава торышы бераз ачылып алганда, «Кама» агрофирмасы бераз суктыра алган. Алар бер көнгә 138 гектар мәйданны җыйганнар. Көзге чәчү, туңга сөрү эшләре яңгырга карамыйча дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев