Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

МУРАТ ГАЙСИН ЧИР АРКАСЫНДА 22 КИЛОГА ЯБЫККАН

Танылган җырчы, популяр жырлар авторы Мурат Гайсин ике ай эчендә 22 килограммга ябыккан. Сер түгел, ябыгырга күптән теләде. Тик мондый нәтиҗәне ул үзе дә, якыннары да көтмәгән. Ябыгуның сере нәрсәдә булуын Муратнын үзеннән сорадык. - Соңгы елларда бигрәк тазарган идем шул, хәтта әнә фотографиям афишага сыймаслык дәрәҗәгә җитте. Концертлар белән...

Танылган җырчы, популяр жырлар авторы Мурат Гайсин ике ай эчендә 22 килограммга ябыккан. Сер түгел, ябыгырга күптән теләде. Тик мондый нәтиҗәне ул үзе дә, якыннары да көтмәгән.

Ябыгуның сере нәрсәдә булуын Муратнын үзеннән сорадык.

- Соңгы елларда бигрәк тазарган идем шул, хәтта әнә фотографиям афишага сыймаслык дәрәҗәгә җитте. Концертлар белән йөргәндә дә кеше танымый: "Сез түгел бит бу, диләр, без таза ир-егет көттек, ә монда ниндидер яшь малай килде, диләр. Әле ничә ай элек кенә 96 килограмм идем, хэзер инде 74кә калдым.

- Ябыгу сере нидә, ниндидер диетамы бу?

- Бу дошманга да теләми торган "вынужденный" диета булды. Саулык аркасында ябыктым. Ә болай сәламәт кеше дә тота ала бу диетаны, зыяны юк, концертларга килгән тамашачыларга да язып бирәм кайчак. Бөтен ашау майсыз, тозсыз һәм шикәрсез. Беренче ике атна бик авыр. Әмма аннары ияләшәсең, яшисең килгәч. Соңгы арада артык авырлык җыя башлагач, ябыгу уе белән йөргән идем. Космос дигән әйбер бик көчле, теләкләр белән бик сак булырга кирәк икән.

- Сәламәтлегеңә ни булды соң? Язын Казанда узган 30-яшьлек юбилей концертыңны уздырга, интернетта хастаханәдә яткан фотоларың да күренде.


- Болай балачактан эч авырулары бар иде, бик игьтибар биргән генә булмады. Ә инде нәкъ концерт көнне эч катырак авырта башлады, мин инде аны дулкынлану гына дип уйлап врачка да барып тормадым...

- Нишләп концерттан баш тартмадың?

- Вәгъдә ителгән, зал тутырып кеше килгән, ничек "отменять" итәсең инде, юк! Тамашачыларым белә: төрле очракта концертымны куерга тырышам, кеше санына да карамыйбыз, 1000 кешеме, 30 кешеме залда. Вәгъдэ ителгән - куябыз.

- Авырган килеш фонограммага җырладыңмы?

- Фонограммага җырлауны, гомумән, сөймим. Эч авыртуның сәбәбе дә - дулкынлану дип кенә уйладым, әйтәм ич, шуңа һәр вакыттагыча тере тавышка җырлап чыктым, ләкин барыбер чир үзенекен итте: 3-4 җырдан соң "речевой аппарат"ка хәтле өзлегү бирде. Бу - дулкынлану түгел, беренче приступ булган икән... Шулай да эшлэп чыктык Аллага шокер. Тамашачыларыма һәм юбилейны оештырырга ярдәм итүчеләргә, котларга килгән иҗатташ дусларыма рәхмәт. Алар миңа позитив энергия биреп торды.



- Хастаханәләрдә дә ятарга туры килдеме?

- Башта өйдә генә дәваланып, аякка басармын дип уйладым. Әмма икенче приступ булып, алып киттеләр. Анда инде өйгә кайтармадылар, ярый исән калдым әле, табиблар вакытында ярдәм иттеләр. Рәхмәт аларга, яңадан тудым.

- Шактый вакыт үткән, әмма авыруыңны тамашачыларыңа сиздермәдең...

- Чирләгәч кенә тормышка икенчерәк күзлектән карый башлыйсың шул күп очракта. Дин турында да онытмаска кирәк, әлбәттә. Тик ул теманы кузгатмыйм, күп сөйлисем дә килми, "күрсәтмә" дигән кебек, артистларны да әрлим кайвакыт. Бигрәк бөтенесе үзен күрсәтеп, "менә карагыз, мин ураза тотам, ифтарга барам" дип бер туктаусыз фото куялар. Дин бит инде кешенең күңелендә булырга тиеш, "Инстаграм"ында түгел.

- Дин дигәннэн "Эзлим сине" дип аталган яңа жырыңда син бик матур итеп азан әйткән башкарган кебек. Кайберәүләр сине Солтан Сөләйман турында булган "Великолепный век" фильмындагы геройларга охшата...

- Әйе, бу хакта әйткәлиләр. Хатын-кыз тамашачыларым күптәннән гарәп, төрек, Шәрык, көнчыгыш стилендә җырлар сорый. Шундый юнәлештә дә эшләп карарга булдым.

- Мурат, ябыгу синең яңа имиджың гына түгел алайса?

- Андый әйбердән махсус имидж ясамыйлардыр инде. Сәламәтлегем бүген Аллага шөкер, хәзер әйбәтләнде, тик барыбер бик күп ризыктан баш тартырга туры килә, ашарга ярамый. Тамашачыларга диагнозымны әйтәсем килми.

Корсак "шиңгәч", хәзер сикереп тә, биеп тә була. Шуңа күбрәк күңелле җырлар башкарам хәзер.

Чулпан ШАКИРОВА

intertat

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев