Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бәтке авылында – спорт мәйданчыгы, Новотроицкоеда яңа төркемнәр ачылды

Бу көннәрдә районда ике яңа объект эшли башлады. Узган атнада Бәтке авылында яшәүчеләр өр-яңа универсаль спорт мәйданчыгына аяк бастылар, бу атнаның дүшәмбесендә Новотроицкоеда балалар бакчасының ике төркеме һәм мәктәпнең ике кабинеты өчен реконструкцияләнгән бина ишекләрен ачты.

Соңгы вакытта һава торышының я салкын, я яңгырлы булуына күнегеп беттек инде. Ә менә әлеге объектларны ачу тантаналары вакытында, гөнаһсыз сабыйлар бәхетеннәнме, елмаеп кояш карап торды. Аның җылы нурлары астында Бәткедәге мәйданчыкта үсмер егет-кызлар рәхәтләнеп үзләренең һөнәрләрен күрсәтсә, Новотроицкоеда әле яңа бакча бусагасыннан атлап кергән нәниләр килгән кунакларга җыр-шигырьләрен сөйләде, биюләрен тәкъдим итте.

Бәткедәге мәйданчык - шәһәрдә яшәүчеләр көнләшерлек

Бәткедәге спорт мәйданчыгы республика программасы кысаларында барлыкка килде. Проектның бәясе 8,5 млн сум. Мәктәп янында, элеккеге хоккей корты территориясендә урнашкан әлеге мәйданчык хәтта шәһәрдә яшәүчеләр көнләшерлек, бик матур һәм уңайлы килеп чыккан. Биредә уен кыры гына да 1800 квадрат метрны тәшкил итә. Монда футбол гына түгел, волейбол, баскетбол, туплы хоккей (гандбол) уйнарга мөмкинлек булачак, кыш көне мәйданчык хоккей корты буларак файдаланылачак.

- Дөресен әйткәндә, мин сездән ак көнләшү белән көнләшәм, - диде җирлек башлыгы Максим Ионычев үз чыгышында балаларга мөрәҗәгать итеп. - Без үскәндә туп тибәргә чирәм җир булса да шатлана идек. Әле анысы да туфракка әйләнә торган иде. Ә сезгә нинди уңайлыклар тудырыла - шөгыльләнегез генә! - диде ул. Бәткелеләрне әлеге вакыйга белән котларга район башлыгы Васил Хаҗиев та килгән иде. Ул мәйданчыкның беркайчан да буш тормавын, файдага эшләвен теләде.

Тәбрикләүләрдән соң спорт мәйданчыгына район дәрәҗәсендә күпләгән җиңүләр яулаган каратэчылар командасы үз һөнәрләрен күрсәтте. «Күн туп» республика ярышларында призер булган минифутболчылар үз уеннарын тәкъдим итте. Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүче футболчылар да үз осталыкларын күрсәтте.

Бәйрәмгә күрше авыллар мәктәпләреннән дә балалар, аларның укытучылары килгән иде. Спорт һәм физик культураны үстерүдә иң яхшылар дип табылган Кнәз, Биклән, Яңа поселогы мәктәпләре бәйрәмдә бүләк сертификатларга ия булды. Аннары дусларча очрашуның беренчесе игълан ителде - футбол кырына Мәләкәс һәм Круглое Поле уенчылары чыкты.

Новотроицкоеда 50 сабый яңа төркемнәргә йөри башлады

Новотроицкоеда бакчада урыннар җитмәү проблемасын район җитәкчелеге республика дәрәҗәсендә күтәргән иде. ТР фән һәм мәгариф министры Энгель Фәттаховның районга сәфәре вакытында мәктәп һәм бакчага якын урнашкан «Балкыш» бинасын реконструкцияләү турында сүз булды. Нәтиҗәдә, ремонт эшләренә республика бюджетыннан 6,5 млн сум күләмендә финанслар бүленде, бина тулысынча яңартылды.

Бакча өлешенә ике төркем бина ачылган көнне үк күчте. Алар кече һәм урта яшьтәге балалар, барысы 50 сабый. Бакчаның төп бинасында исә тагын өч төркем кала. Шулай итеп, 2017-2018 уку елында Новотроицкоеның мәктәпкәчә белем һәм тәрбия учреждениесенә 117 бала йөриячәк.

- Яңа бүлмәләрне кереп карадык. Безгә бик ошады. Җиһазларның да барысы да яңа. Улым Егор бакчага өч яшьтән йөри башлады. Элеккеге төркемдә дә шартлар яхшы иде, монда аеруча шәп. Икенче улым Даниилны да тиздән бакчага китерәчәкмен», - ди яшь әни Ольга Борисова. Зоя Дмитриеваның кызы Полина да яңа бинага урта төркемгә йөриячәк. Балалар өчен уңай шартлар тудыру мөмкинлеге табылганга нәни кызның әнисе дә, бәйрәмгә килгән әбисе Елизавета да сөенә. Әти-

әниләрнең йөзендә бары рәхмәт хисләре генә - шулай булмый мөмкин дә түгел.

Бәйрәмдә бинаны реконструкцияләгән төзелеш оешмасы, җиһазлар белән ярдәм иткән иганәчеләрнең исемнәре аталды, аларга район җитәкчелеге исеменнән рәхмәт хатлары тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев