Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Быел да дуңгыз гриппы таралу куркынычы бар

Сәламәтлек саклау министры халыкның 40 процентын вакцинацияләү бурычын куйды Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта республика Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш балалар инфекционисты, Казан дәүләт медицина университеты балалар инфекцион авырулары кафедрасы мөдире Владимир Анохин җиткерде. 2009-2010 елларда халыкны бик куркыткан A(H1N1) генлы вирус быел да кабатланырга мөмкин. Грипптан үлем...

Татарстанга инде 766 мең вакцина кайтартылган. Бу беренче партия гына. Авыруларга тиз бирешүче категория кешеләренә прививканы бушка ясыйлар. Аларга 6 айлык һәм өлкәнрәк балалар, мәктәп укучылары, студентлар, йөкле хатын-кызлар, хроник авырулары булганнар, коммуналь һәм транспорт хуҗалыгы хезмәткәрләре керә. Грипп - эш урынында хезмәткәрләр булмавының иң киң таралган сәбәбе. Шуңа күрә предприятие җитәкчеләре үз кул астында эшләүчеләрне вакцинацияләүне инде хәзердән үк кайгыртырга тиеш. Чөнки авыру сезоны кергәнче халыкта вируска каршы иммунитет формалашкан булырга тиеш. «Халыкның 40 процентын вакцинацияләү бурычын куябыз»,- дип белдерде Гадел Юнысович. Министр үзе дә әле күптән түгел Бөгелмә районында ФАП ачылу тантанасы вакытында гриппка каршы прививка ясаткан. «Үзебезнең илдә эшләнгән, фельдшер суыткычында саклана торган Совигрипп вакцинасын ясаттым», - диде Гадел Вафин.

Прививканы йөкле хатын-кызларга, сабый балаларга ясатуны куркыныч дип санау дөрес түгел, дип әйтте белгечләр брифинг барышында. Алар өчен Совигрипп вакцинасының махсус консервантсыз ясалган төрен кулланалар. Министр бигрәк тә әти-әниләрнең җаваплылыгына басым ясады: «Балагызның сәламәтлеге сезнең кулда, Интернетта, социаль челтәрләрдә аерым кешеләрнең прививкаларга каршы язган язмаларына алданып, балагызның сәламәтлеген, гомерен куркыныч астына куймагыз», - диде ул.

Баш дәүләт санитар табибының Тукай районы буенча урынбасары Марат Гыйрфанов та тукайлыларны гриппка каршы прививка ясатып көрәшергә чакыра. «Вакцинацияләү әле ул бөтенләй авырмыйсың дигән сүз түгел, һәр кешенең организмы, иммун системасы үзенчәлекле. Ләкин авырган очракта өзлегүләр булмый кала, авыру җиңел формада узып китә», - диде Марат Вазыйхович.

Фото blogsochi.ru сайтыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев