13 гыйнвар 2021 яңалыклары
-
Хоккей
Чаңгыда һәм тимераякта шуу тукайлылар арасында аеруча популяр.
-
Шашка
7 январьда Яр Чаллы шәһәренең «Этюд» спорт мәктәбендә район мәктәпләре арасында шашка буенча район беренчелеге узды.
-
Үзенчәлекле хезмәт
Район прокуроры Айрат Галимәрдәнов һөнәри бәйрәм алдыннан үткән ел нәтиҗәләре турында сөйләде. 2020 елда барлыгы федераль законнарны бозуның 832 очрагы ачыкланган, 3871 мең сумлык 41 дәгъва хаты судка җибәрелгән, 224 кеше дисциплинар җаваплылыкка тартылган, 31е кисәтелгән, 30ы административ җаваплылыкка тартылган. Гомуми күзәтчелек нәтиҗәләре буенча 4 җинаять эше кузгатылган. Җинаять-процессуаль эшчәнлеккә күзәтчелек өлкәсендә 208 хокук бозу очрагы ачыкланган, 223 җинаять эше буенча гаепләү хупланган, прокуратура хезмәткәрләре 80 гражданлык һәм административ эш буенча судта катнашкан.
-
Раштуа кубогы
Мәләкәс хоккей кортында ир-атлар командалары арасында шайбалы хоккей буенча «Раштуа кубогы»на ярышлар узды.
-
Бәбәй туйлары башланды!
Бала туу – буыннар чылбыры өзелмәвен, җәмгыятьнең киләчәге булуын раслый торган дәлил. Безнең районда 2020 елда 353 бала туган. Бу – яхшы күрсәткеч, диләр ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре. Быел да ел уңышлы башланып китте.
-
Сәләтле балаларның «йолдызлы сәгате»
Яңа ел каникулларында һәр укучыга да район башлыгы кулыннан грамота алу бәхете тәтеми ул. Ә менә безнең район мәктәпләрендә белем алучы сәләтле балаларга мондый бәхет елмайды – алар кышкы каникулларны күңелле һәм файдалы итеп үткәрделәр. Кыш Бабайдан Яңа ел бүләге алган укучылар дельфинарийда да булдылар.
-
Театр коллективларын бүләклиләр
Иртәгә, 14 январьда, район күләмендә үткәрелгән «Битлек» конкурсында җиңгән театр коллективларын бүләкләячәкләр.
-
Юллар чистамы?
Яңа ел ялларында көн саен диярлек туктаусыз кар яуды. Кайберәүләр әле бүген дә кар көртләрен чистартуны дәвам итә. Авыл халкын барыннан да бигрәк йорт яннарының, урамнарның чистартылуы борчый.
-
Уҗымнар торышы яхшы
«Россельхозцентр»ның район филиалы җитәкчесе Назыйм Сәләхетдиновның әйтүенчә, кыш башында карның аз явуына карамастан, уҗымнарга зыян килмәгән.
-
Һәр салым түләүче күз уңында
Район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад һәм эшкуарлыкка ярдәм итү буенча урынбасары Фәрит Заһретдинов хуҗалык җитәкчеләре катнашындагы киңәшмәдә районда салым бурычларын җыюның барышы белән таныштырды.
-
Җыеннар башланды
Авыл җирлекләрендә, һәр елдагыча, халык җыеннары башланды.
-
Сак булыгыз, салкыннар!
Татарстан территориясенә салкыннар килүе көтелә. Мәгариф һәм фән министрлыгы муниципаль берәмлекләрнең мәгариф бүлекләренә һава температурасы түбән булу сәбәпле, дәресләрне туктатып тору турында күрсәтмәләр җибәрде.