Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Юллар чистамы?

Яңа ел ялларында көн саен диярлек туктаусыз кар яуды. Кайберәүләр әле бүген дә кар көртләрен чистартуны дәвам итә. Авыл халкын барыннан да бигрәк йорт яннарының, урамнарның чистартылуы борчый. 

Яңа Троицкий авылыннан Радик Минһаҗев социаль челтәрләрдә җәяүле юлларында кар күп булудан, ике полосалы юлның бер генә полосага калуыннан зарланды. 
Быел кар чыннан да бик күп, дип билгеләп үтте бу җәһәттән әлеге җирлекнең башлыгы Юлия Рыбакова. «Көртләрне тиз арада гына кардан арындыру мөмкин түгел. Шулай да юлларны һәр көн чистартып торалар. Яңа Троицкида грейдер һәм төягеч иртәнге сәгать 4тән кичке 4кә кадәр эшли. урамнарны, күпкатлы йортларның ишегалларын чистарталар. Без һава торышын һәрдаим күзәтеп торабыз. Кар күрсәтүгә заявка бирәбез – тиз арада киләләр», – дип билгеләп үтә ул. 
Тукай районында авыл җирлекләрендә кар чистарту эшен «Автострой» ҖЧҖ башкара. Директор урынбасары Игорь Фриккның әйтүенчә, 23 җирлеккә 45 берәмлек техника бүленгән. Резервта 60ка якын техника. 
Хакимияттә үткән киңәшмәдә район башлыгы Фаил Камаев урамнарга, мәктәпләргә, балалар бакчаларына керү юлларын даими чистартып торырга кушты. Ашыгыч ярдәм, янгын сүндерү машиналарына киртә булмасын. 
Юлларны чистарту буенча проблемалар килеп чыкканда, тукайлылар авыл җирлеге башлыгына, ТОС рәисенә, Ватсаптагы чатларга мөрәҗәгать итә ала. Шунысын да әйтергә кирәк, мондый чатларда «Автострой» эшчеләренә рәхмәт сүзләре күп. 
Юлларны кардан арындыру шуның белән дә катлаулы – районда транспорт хәрәкәте көннән-көн үсә. Районның авылара юлларына хезмәт күрсәтүче «Татавтодор» АҖнең Түбән Кама филиалына 376 километр юл туры килә. Болар – региональ һәм җирле юллар гына түгел, тукталыш павильоннары, җәяүле кичүләре, барьер коймалары. Юл хезмәте тәүлек әйләнәсе эшли. Чистартуда  бозга каршы катнашмалар сибүче 8 машина, өч автогрейдер, биш «Беларусь» тракторы, өч бульдозер, ротор һәм өч фронталь төягеч эшли. Оешманың ремонт-төзелеш участогы башлыгы Булат Садыйковның әйтүенчә, быел 12 мең тонна комлы-тозлы катнашма әзерләнгән. Былтыр ул 9600 тонна булган. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев