Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Үзенчәлекле хезмәт

Район прокуроры Айрат Галимәрдәнов һөнәри бәйрәм алдыннан үткән ел нәтиҗәләре турында сөйләде. 2020 елда барлыгы федераль законнарны бозуның  832 очрагы ачыкланган, 3871 мең сумлык 41 дәгъва хаты судка җибәрелгән, 224 кеше дисциплинар җаваплылыкка тартылган, 31е кисәтелгән, 30ы административ җаваплылыкка тартылган. Гомуми күзәтчелек нәтиҗәләре буенча 4 җинаять эше кузгатылган. Җинаять-процессуаль эшчәнлеккә күзәтчелек өлкәсендә 208 хокук бозу очрагы ачыкланган, 223 җинаять эше буенча гаепләү хупланган, прокуратура хезмәткәрләре 80 гражданлык һәм административ эш буенча судта катнашкан. 

Профессия сайлауга нәрсә этәргеч биргән? Эш барышында нинди мизгелләр шатлык һәм канәгатьлек китерә? Район прокуратура хезмәткәрләре шул сорауларга җавап бирәләр. 

Марат Хәйруллин, прокурор уранбасары:
– Мин алдан тикшерү эшчәнлегенә күзәтчелек итәм. Прокуратура системасында 2002 елдан. Яр Чаллы прокуратурасында тикшерүче булып эшли башладым. Әтием һөнәр сайлауда булышты, аның киңәше белән юридик факультетка укырга кердем. Әти-әнием адресына рәхмәт сүзләре әйтәсем килә. Әтием Гомәр Гайнулла улы һәм әнием Асия Нигъмәтҗан кызы миңа студент елларында да ярдәм иттеләр. Алар икесе дә лаеклы ялда булуларына карамастан, район тормышы белән кызыксыналар, «Якты юл»ны укыйлар. 
Тукай районы прокуратурасына 2011 елда прокурор урынбасары вазыйфасына килдем. Коллектив мине бик яхшы кабул итте. Ул вакытта район прокуроры булып Марат Әхәтов эшли иде. Ул мине күп нәрсәгә өйрәтте, мин аңа бик рәхмәтле.

 

Илдар Рамазанов, прокурорның өлкән ярдәмчесе:
– Хезмәт стажым 19 ел. Барысы да Тукай район прокуратурасында. Хезмәт юлымны прокуратура тикшерүчесе вазыйфасыннан башладым. Хәзерге вакытта район прокурорының өлкән ярдәмчесе. Төп юнәлешем – судта дәүләт гаепләвен хуплау. Һөнәр сайлауга әти-әни йогынты ясады. Алар да прокуратура органнарында эшләде. Хезмәт юлымны башлап җибәргәндә ярдәм иткән прокурор Фалих Мөстәкыймовка аеруча рәхмәтлемен. 

 

Чулпан Галиева, прокурор ярдәмчесе: 
– Тукай районы прокуратурасында мин 2016 елдан. Элек салым органнарында эшләдем. Җир, табигатьне саклау законнары үтәлешенә, шулай ук икътисад, оборона-сәнәгать өлкәсенә кагылышлы законнарның үтәлешенә күзәтчелек итәм. 
Әтием Рәшит Кашапов хезмәт юлын Тукай районы прокуратурасында башлаган. Ул минем һөнәр сайлавыма йогынты ясады. Әнием – Гүзәл Моратовна. Ул табиб. Алар мине һәрвакыт хуплап, кулларыннан килгәнчә ярдәм итәләр. 
Прокуратура органнарында эшләү кешедән нык игътибарлылык, тырышлык, һәр нәрсәне җентекләп өйрәнүне таләп итә. Бездә еш кына спорт ярышлары, иҗади чаралар үткәрелә. Бу – хезмәткәрләрнең тормыш-яшәешенә бизәк өсти, яңалык кертә, сәләтләрен ачарга мөмкинлек бирә. 

 

Раилә Әхәтова, прокурор ярдәмчесе:
– Прокуратура органнарында 6 ел эшлим. Тукай районына КФУны тәмамлагач килдем. Әтием прокуратура системасында 25 ел хезмәт куйды. 
Эшемнең төп юнәлешләре – коррупциягә каршы законнарның үтәлешенә, балигъ булмаганнарның хокукларын яклауга, гражданнарның сәламәтлеген саклауга күзәтчелек итү, шулай ук гражданлык һәм административ эшләр буенча судларда катнашу. Болар – кешене эшенә кайтару, йорттан чыгару, ата-ана хокукыннан мәхрүм итү һ.б.лар. 
Рәхмәт әйтәсе килгән кешем – Ольга Малых. Мин эшкә килгәндә ул прокурор урынбасары иде. Ольга Владимировна минем остазым. Хәзерге вакытта ул Казан прокуратурасында эшли.

 

Альберт Ильясов, прокурор ярдәмчесе:
– Мин прокуратурада 2018 елдан. Эшчәнлегем җитештерү тармагында һәм хезмәт буенча законнарының үтәлешен тикшерү белән бәйле. Мин гуманитар юнәлештәге хезмәтне үз иттем. Гражданнарга социаль яктан мөһим мәсьәләләрдә ярдәм итү теләге дә шушы һөнәрне сайлауга этәрде.

 

Алсу Сабирова, әйдәп баручы белгеч:
– Минем каенанам Әминә Сабирова 18 ел Яр Чаллы прокуратурасы канцеляриясе мөдире булып эшләде. Ул минем булачак һөнәремне сайлауга этәргеч ясады дисәм дә була. Тукай районы прокуратурасында 1996 елдан эшлим. Секретарь-машинистка булып килгән идем. Менә чирек гасыр үткән инде. Шул вакыт эчендә Фәрид Гәрәев, Фалих Мөстәкыймов, Марат Әхәтов кебек сәләтле җитәкчеләр кул астында хезмәт куярга туры килде. Үземнең остазым дип Тукай районы прокуратурасы канцеляриясенең беренче мөдире Лидия Галиеваны саныйм. 
Мин эш кәгазьләрен тәртипкә салу хезмәтен алып барам.  
Коллективыбыз бик тату. Күпчелек хезмәт-кәрләр – яшьләр. Барлык хезмәттәшләремне дә һөнәри бәйрәмебез белән котлыйм.

/ Фото предоставлено М. Хайруллиным.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев