Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сак булыгыз, салкыннар!

Татарстан территориясенә салкыннар килүе көтелә. Мәгариф һәм фән министрлыгы муниципаль берәмлекләрнең мәгариф бүлекләренә һава температурасы түбән булу сәбәпле, дәресләрне туктатып тору турында күрсәтмәләр җибәрде.

Гамәлдәге нормалар нигезендә, авыл мәктәпләренең башлангыч сыйныфларында температура минус 23 градуска кадәр төшкәндә, 5-9 сыйныфларда – минус 25, 10-11 сыйныфларда минус 30 градус булганда дәресләр үткәрелми. 
Кыш көне ачык һавада физкультура дәресләренә башлангыч сыйныф укучылары минус 3 градустан да түбән булмаган температурада, өлкән сыйныф укучылары 10 градустан да түбән булмаган температурада чыга ала. 
Бу атнаның иң салкын көне 13 январьга туры килә. Синоптиклар фаразлавынча, төнлә минус 30 градуска булырга мөмкин, ә көндез – минус 25 градус.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев