Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сәләтле балаларның «йолдызлы сәгате»

Яңа ел каникулларында һәр укучыга да район башлыгы кулыннан грамота алу бәхете тәтеми ул. Ә менә безнең район мәктәпләрендә белем алучы сәләтле балаларга мондый бәхет елмайды – алар кышкы каникулларны күңелле һәм файдалы итеп үткәрделәр. Кыш Бабайдан Яңа ел бүләге алган укучылар дельфинарийда да булдылар.

8 январьда «Энергетик» мәдәният сараена район мәктәпләрендә укучыларның иң-иңнәре – сәләтлеләре җыелды. 2019-2020 уку елында укуда югары уңышларга ирешкән, район һәм республика буенча фән олимпиадаларында, конкурсларда, фәнни конференцияләрдә, шулай ук төрле фестивальләрдә район данын яклаган талантлы укучылар җыелды. 
Тантаналы чарага чакырылган 100 укучының 43е мәдәният һәм сәнгать өлкәсенә караган конкурсларда җиңү яулаган һәм призлы урыннарга ия булган балалар. Яңа Бүләк мәктәбенең 6нчы сыйныф укучысы Ранис Ибраһимов авыл мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Мизгел» курайчылар ансамбленә йөри. Рәнис төрле мәдәни чараларда, конкурсларда актив катнаша. «Мин курайда уйнарга бик яратам. Шуңа да ансамбльгә бик теләп йөрим. «Әпипә», «Әллүки» көйләрен өйрәндем, хәзер рәхәтләнеп башкарам. Безнең коллективыбыз даими рәвештә «Балкыш» балалар иҗат фестивалендә катнаша. Без Сочида, Мәскәүдә бөтенроссия конкурсларында да булдык, – ди Ранис ансамбльнең нәтиҗәле эшләве белән горурланып.
 – Ранис сәләтле, тырыш укучы. Ул Фәннур Сафин иҗатына багышланган «Серле каләм» район конкурсы җиңүчесе дә. Алтынчы класста гына укуына карамастан, республика конкурслары лауреаты, «Радость планеты» исемендәге VIII Халыкара конкурс-фестивале призеры, республикада уза торган «Моңлы сүзем» иҗади музыкаль-шигъри конкурсының призеры, – дип укучысының ирешкән уңышлары хакында горурланып сөйли класс җитәкчесе Зөлфия Нәҗметдинова. 
Күзкәй гомумбелем бирү мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Язилә Сәхипгәрәеваның мондый тантанада беренче генә катнашуы түгел. «Тугыз классны Калмиядә тәмамладым. Унынчы сыйныфка Күзкәй мәктәбенә килдем. Безнең сыйныфта 7 укучы белем ала. Классыбыз оешканлыгы, тату булуы белән аерылып тора. Мин бишлегә генә укыйм, хәзерге вакытта БДИга әзерләнәм. Мәктәпне тәмамлагач НГПУга укырга керергә ниятлим, – ди кыз. Язилә район башлыгының рәхмәт хатына лаек булды. Ул Муса Җәлил исемендәге республика фәнни-практик конференциясе һәм туган тел буенча республика олимпиадасы җиңүчесе. Республикада үткәрелә торган «Война в стихах» онлайн-конкурсында һәм әдәбият буенча республика олимпиадасында һәм «Живая классика» конкурсында Борис Васильевның «А зори здесь тихие» әсәрен укып тамашачы симпатиясе призына ия булган. 
Яшь тукайлылар арасында спортта, декоратив-гамәли сәнгать һәм техник иҗат буенча уңай нәтиҗәләргә ирешкәннәр дә байтак. Бу өлкәләрдә үзен таныткан укучылар да район башлыгы Фаил Камаев кулыннан рәхмәт хатлары алдылар. Бу яктан Яңа Троицкий гомумбелем бирү мәктәбенең 4нче сыйныф укучылары – бертуган Самира белән Лиана Гайсиналарны әйтү урынлы булыр. Самира белән Лиана «Алтын куллар» декоратив-гамәли сәнгать буенча республика конкурсы призерлары. Шушы мәктәпнең 3нче сыйныфында укучы Радмир Казанцев та берничә тапкыр инде юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары республика конкурсында катнашып призлы урын яулаган. Яңа Троицкий мәктәбенең сигезенче класс укучысы Илназ Авзалов – спортта уңышларга ирешкән яшүсмер. Ул чаңгы, кышкы полиатлон һәм баскетбол буенча чын спортсмен. 
«Энергетик» мәдәният сарае сәхнәсендә районның вокал, бию коллективлары бик матур итеп чыгыш ясады. Бәйрәм чарасы болар белән генә төгәлләнмәде. Мәктәп укучылары Кыш Бабай һәм Кар Кызы катнашында төрле уеннар уйнадылар, конкурслар үткәрделәр. Аннан барысы бергә җырлый-җырлый чыршы тирәли әйләнделәр. 

/ Фәнис Ихсанов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев