Якты юл
  • Рус Тат
  • Җыеннар башланды

    Авыл җирлекләрендә, һәр елдагыча, халык җыеннары башланды.

    Очрашуларда район җитәкчелеге, бүлек башлыклары, хезмәт күрсәтү оешмалары вәкилләре катнашачак. Халык аларга үзләрен борчыган сорауларны бирә ала. Беренче җыеннар бүген, 13 январьда, Борды һәм Мусабай-Завод авылларында үтә. Исемлекне 14ендә Иштирәк һәм Биклән җирлекләре, 15ендә Күзкәй һәм Калмаш авыллары дәвам итә. Пандемия шартларын истә тотып, эре җирлекләрдә быел җыенга Zoom аша кушылу мөмкинлеге дә күздә тотыла.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: