Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бәбәй туйлары башланды!

Бала туу – буыннар чылбыры өзелмәвен, җәмгыятьнең киләчәге булуын раслый торган дәлил. Безнең районда 2020 елда 353 бала туган. Бу – яхшы күрсәткеч, диләр ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре. Быел да ел уңышлы башланып китте. 

Түбән Суыксу авылында гомер итүче Ләйсән һәм Раил Нигъмәтул-линнарның 6 январьда икенче кызлары дөньяга килде. Чаллы бала тудыру йортында туган нарасыйга әти-әнисе Ралина исемен сайлаган. Ралина 3 кг 172 грамм, 53 сантиметр булып туган. Нарасыйның әнисе – Ләйсән Нигъмәтуллина Актаныш кызы. Алты ел элек ул Түбән Суыксуга килен булып төшкән. Нәние белән декрет ялына киткәнче Түбән Суыксу авылы мәдәният йорты директоры булып эшләгән. «Энҗе бөртегедәй кызыгыз туу белән ихластан котлыйбыз. Матур, тату гаиләгездә нур өстенә нур булып дөньяга килгән нарасыегыз игелекле бала булсын», – дип яшь гаиләгә изге теләкләрен җиткерде район ЗАГС бүлеге башлыгы Эльвира Мостафина туу турындагы таныклык тапшырганда. Бәхетле әти-әнине нарасыйлары туу белән котларга кергән район мәдәният бүлеге хезмәткәрләре Ләйсәннең үз хезмәтен яратып башкаруы, сәләтле җитәкче булуы хакында да әйттеләр, балалар үстерүдә дә уңышлар, гаилә бәхете теләделәр. Түбән Суыксу авылы халкы исә Ләйсәннең уңган килен, итагатьле хатын, күрекле ана булуына басым ясады. Сау-сәламәт сабые туган бәхетле әти кеше – Раил Нигъмәтуллин Тукай районы эчке эшләр бүлегендә инспектор-кинолог булып эшли. Полиция хезмәткәре буларак Раилне хезмәттәшләре бары тик уңай яктан гына бәялиләр. Яшь гаилә әти-әниләре үрнәгендә матур тормыш корган, илгә-көнгә игелекле кешеләр булып яшиләр. Алар төп йортта – әти-әниләре белән бергә гомер кичерәләр. Чулпан белән Рафаэль Нигъмәтуллиннар дүрт бала тәрбияләп үстергәннәр. Ике бала-ларының үз гаиләләре бар, бүгенгесе көндә әби-бабай өч онык сөя. «Оныгыбыз Зәринәгә 8 январьда биш яшь тулды. Ике көн алдан – 6 январьда сеңелесе дөньяга килде. Өченче оныгыбызны да көтеп алдык. Сау-сәламәт булып, бәхете-тәүфыйгы белән тусын дип теләп тордык. Игелекле бала булсын. Әти-әнисенә, безгә шатлык-сөенечләр генә китерсен, – ди дәү әти белән дәү әни. 
Балалар – тормыш чәчәкләре. Аларның рухын-җанын, тәнен-бәдәнен яхшы итеп тәрбияләгәндә генә киләчәгебез өметле, якты булачак. Замана таләбе – балага белем һәм тәрбия бирү өчен гаиләнең матди яктан да яхшы тәэмин ителгән булуы да шарт. Нигъмәтуллиннарның буыннар чылбыры нык, чөнки алар хезмәт сөючән, тырыш. Хөкүмәт тә балалары туган гаиләләргә матди ярдәм күрсәтә. Хәзер икенче баласын тудырган яки уллыкка (кызлыкка) алган гаиләләргә 616 617 сум күләмендә ана капиталы бирелә. 2020 елдан гаиләләрдә беренче балалары туучылар да хөкүмәт ярдәме ала. Аларга ана капиталы суммасы 466,6 мең сум тәшкил итә.
Түбән Суыксуда яшәүче Ләйсән белән Раил Нигъмәтуллиннар киләчәктә үз йортлары белән яшәү өчен нигез сала башлаганнар. Яшь гаиләгә ана капиталы бу эштә зур ярдәм булачак. 
«Бала – нәсел агачы-ның бер ботагы», – ди аксакаллар. Милләтебез агачының тамыры нык, таза, ботаклары җимешле булсын! 

/ Фото район ЗАГС бүлегеннән алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев