10 апрель 2015 яңалыклары
-
Электр энергиясенә тоташтыруны сораучылар зур тизлектә арта бара
«Узган ел белән чагыштырганда быел предприятиедә эш күләме ике тапкырга артты», - дип белдерә «Челтәрләр компаниясе» ААҖнең Түбән Кама филиалы Тукай районы электр челтәрләре башлыгы Шамил Шәймәрданов. Электр энергиясенә технологик тоташтыру шартларын үтәү буенча бүген Тукай энергетиклары, Казан яны районнарын да узып китеп, республикадагы 59 район челтәре арасында беренче урында...
-
Ашыгу гаепле
Апрельнең беренче ун көнендә районда матди зыян килгән - 15, кеше сәламәтлегенә зыян килгән 2 юл-транспорт һәлакәте теркәлде. 4 апрель көнне Мәскәү - Уфа юлының 1068нче километрында зур тизлектә барган «DAEWOO NEXIA» машинасы идарә итүне югалтып юл кырыена төшеп әйләнә. Татарстан поселогында яшәүче 22 яшьлек йөртүче ир-егет авария урынын ташлап...
-
Тукай районында кан әйләнеше системасы авыруларыннан хезмәт яшендәгеләр, ир-атлар күп үлә
Статистикага күз салганда, республикадагы кебек үк, районда да үлемнәрнең сәбәпләре арасында кан әйләнеше системасы авырулары (югары кан басымы белән бәйле авырулар, йөрәкнең ревматик авырулары, лимфа төеннәре авырулары, лимфа тамырлары һ.б.) беренче урында тора. Узган ел, мәсәлән, районда 538 кешенең үлеме теркәлгән, аларның 346сының, ягъни 64,3 процентының шул сәбәпле килеп чыккан....
-
Районның кече һәм урта эшмәкәрләре сигез меңнән артык кешене эш белән тәэмин итә
Бүгенге көндә кече һәм урта эшмәкәрлек республика икътисадының 25 процентын алып тора. Ләкин Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов бу тармакны тагын да киңәйтү, аны үстерүгә игътибарны арттыру һәм икътисадый кризис шартларында да эшмәкәрләргә дәүләт тарафыннан күрсәтелә торган ярдәм күләмен киметмәү бурычын куя.
-
Быел чәчүгә әзерлек узган еллардан авыр булды, әмма игенчеләр кырда сынатмас
- Илгә икмәк кирәк, санкцияләр уңаеннан бу мәсьәлә бигрәк тә мөһим, - диде районда сишәмбе, 7 апрель көнне, узган техниканың әзерлеген тикшерү барышында муниципаль район башлыгы Васил Хаҗиев. Яңа уңыш язмышы бүген кырга чәчүгә төшәргә торган механизаторлар, авыл хуҗалыгы белгечләре, җитәкчеләр кулында. Районда инде язгы кыр эшләре башланды: күпьеллык үләннәр,...
-
Олимпиадалар укучыларны да, укытучыларны да сыный
Укытучы һәм укучыларның иҗади эшләргә сәләте, һичшиксез, олимпиада күрсәткечләрендә чагылыш таба. Елдан-ел аның биремнәре катлаулана бара. 2014-2015 елгы уку дәверендә татар телле мәктәпләр өчен бөтенроссия олимпиадалары буенча 21 фәннән, республика олимпиадалары буенча 9 фәннән бердәм биремнәр эшләнде. Районыбызда да олимпиадаларда җиңү яулаган укучыларыбыз байтак. Алар турында тулырак безгә район мәгариф...
-
Районда яшьләр парламенты лидерларын сайладылар
Район хакимияте бинасында муниципаль район Советы каршында оешкан яшьләр парламентының беренче утырышы узды. Анда эш планы белән таныштылар, парламент лидерларын сайладылар. Беренче итеп сүзне алган район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы Илнур Гәрәев яшьләр парламентының алып барасы эшчәнлеге турында сөйләде. Яшьләр парламенты рәисе итеп ТР Дәүләт Советы каршында...
-
"Иң матур пар" бәйгесе дәвам итә!
Фотодан күренгәнчә, җанлы булмаган әйберләргә дә без тормыштагы күренешләрне күчерәбез, ягъни бу рәсемне карагач, болар икесе - пар, кыз белән егет, һәм алар бер-берсен ошаталар бугай, дигән фикер туа. Еламясы килә башлый. "Иң матур пар" бәйгесенә килгән фотолар да, дөресрәге, алардагы кешеләр дә бары тик матур хисләр генә уята. Әгәр...
-
Биклән халык театры «Идел йорт» фестивале-конкурсында катнашты.
5 апрель көнне авылыбызның мәдәният йорты каршында эшләп килүче Биклән халык театры Яр Чаллы шәһәренең драма театры бинасында узган Театраль коллективларнын 15 нче регионара «Идел йорт» фестивале конкурсының зона турында чыгыш ясады. Быелгы бәйге Бөек Жиңүнең 70 еллыгына багышланган иде. Коллективыбыз нәкъ шул темага «Яшьлек белән очрашу» дип исемләнгән әдәби-драматик...