Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Тукай районында кан әйләнеше системасы авыруларыннан хезмәт яшендәгеләр, ир-атлар күп үлә

Статистикага күз салганда, республикадагы кебек үк, районда да үлемнәрнең сәбәпләре арасында кан әйләнеше системасы авырулары (югары кан басымы белән бәйле авырулар, йөрәкнең ревматик авырулары, лимфа төеннәре авырулары, лимфа тамырлары һ.б.) беренче урында тора. Узган ел, мәсәлән, районда 538 кешенең үлеме теркәлгән, аларның 346сының, ягъни 64,3 процентының шул сәбәпле килеп чыккан....

Статистикага күз салганда, республикадагы кебек үк, районда да үлемнәрнең сәбәпләре арасында кан әйләнеше системасы авырулары (югары кан басымы белән бәйле авырулар, йөрәкнең ревматик авырулары, лимфа төеннәре авырулары, лимфа тамырлары һ.б.) беренче урында тора. Узган ел, мәсәлән, районда 538 кешенең үлеме теркәлгән, аларның 346сының, ягъни 64,3 процентының шул сәбәпле килеп чыккан.

Йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан үлүчеләр республикада 100 мең кешегә - 631,6, районда 901 кеше туры килә.

Шунысы аяныч, бу авырудан хезмәт яшендәге (кагыйдә буларак, ир-атлар өчен бу 16- 59 яшь, хатын-кызлар өчен 16 - 54 яшь) кешеләрнең үлеме елдан-ел күбрәк теркәлә. 2014 елда ул күрсәткеч 2,3 процентка арткан. Гомумән, хезмәт яшендәгеләрнең үлеме бездә республика белән чагыштырганда 10 процентка, федераль күрсәткеч белән чагыштырганда 13 процентка югарырак. Районның медицина хезмәткәрләре үзеңнең сәламәтлегеңә бик игътибарлы буларга, үтәр әле дип йөрмәскә, вакытында табибка мөрәҗәгать итәргә һәм алар кушкан даруларны режим белән кулланырга чакыралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев