Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Олимпиадалар укучыларны да, укытучыларны да сыный

Укытучы һәм укучыларның иҗади эшләргә сәләте, һичшиксез, олимпиада күрсәткечләрендә чагылыш таба. Елдан-ел аның биремнәре катлаулана бара. 2014-2015 елгы уку дәверендә татар телле мәктәпләр өчен бөтенроссия олимпиадалары буенча 21 фәннән, республика олимпиадалары буенча 9 фәннән бердәм биремнәр эшләнде. Районыбызда да олимпиадаларда җиңү яулаган укучыларыбыз байтак. Алар турында тулырак безгә район мәгариф...

- Олимпиадаларның муниципаль этабында 23 мәктәптән барлыгы 1377 укучы катнашты. Шуларның 83е - җиңүчеләр, 98е призер исеменә лаек булды. Муниципаль этап нәтиҗәләре буенча алдынгылар арасында - Мус. Завод, Күзкәй, Мәләкәс, Түбән Суыксу, Кнәз һәм Яңа поселогы мәктәпләре. Татар теле, татар әдәбияты, рус теле, рус әдәбияты (татар мәктәпләрендә), шулай ук биология һәм экология фәннәреннән район укучылары югары нәтиҗәләр күрсәтә. Олимпиадаларга балаларны әзерләү өстендә Мус. Заводтан Л. Вилданова, Күзкәйдән Л. Вәлиева, Н. Авзалова, Иске Абдулдан Ф. Гыймазова, Түбән Суыксудан Э. Шәрәфиева, Кнәздән Л. Ерхова, Яңа поселогыннан Р. Мәүҗитова кебек укытучылар максатчан, системалы эш алып баралар.
Алдагы ел белән чагыштырганда, агымдагы елны республика олимпиадаларында катнашып, җиңү яулаган, призер исеме алган укучыларыбыз күп. Әйтик, татар теле буенча Ә. Вилданова (Мус. Завод) җиңү яулады, призер исеменә татар теле фәненнән Р. Вәлиева, И. Мөхәммәтдинова, Л. Вәлиева, рус теле һәм рус әдәбиятыннан А. Гыйльфанова, А. Сәйфуллина лаек булдылар. Чагыштыру өчен: 2013-2014 уку елында бөтенроссия олимпиадасында - 3, республикада 1 укучы призлы урын яулады.
Бүген укытучылар алдында заман таләпләренә җавап бирүче, җәмгыять өчен кирәкле шәхесләр тәрбияләү бурычы тора. Укучыларның сәләтләрен күреп, ачыклап, аларны үстерү өстендә башлангыч сыйныфларда ук эшләргә кирәк. Әлеге эш нәтиҗәле булсын өчен, укучының үзенең дә актив, инициативалы булуы шарт. Районыбызда шундый сәләтле балалар рәтенә Мус. Завод урта мәктәбеннән Ә. Вилданова, Р. Вәлиева, А. Әхмәтҗанова, Күзкәйдән Л. Вәлиева, А. Гыйльфанова, Д. Мусина, Кнәз мәктәбеннән Л. Нуриева, Э. Мәхмүтова, Иске Абдулдан И. Мөхәммәтдинова, Мәләкәс авылыннан Р. Гаффанова, Л. Умнова, Э. Шагалиева, Яңа поселогы мәктәбеннән Т. Бариев, Л. Шәрәфуллина, Түбән Суыксудан А. Сәйфуллина, Г. Гыймадиева, Кече Шилнәдән И. Сальникова, Д. Муськина, Сәмәкәй авылының төп белем бирү мәктәбеннән А. Сәгыйтоваларны кертеп була. Мөгаллим олимпиадалар белән һәрдаим үзе кызыксынып, авыр биремнәрне чишеп, укучылар биргән сорауларга әзер булып, стандарт булмаган җаваплар биргәнне яратса - нәтиҗәлелек, һичшиксез, үзен көттермәячәк. Шул ук вакытта олимпиадаларга әзерләнү белән генә чикләнмичә, төп фәннәрне тирәнтен үзләштерү мөһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: олимпиада