Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Электр энергиясенә тоташтыруны сораучылар зур тизлектә арта бара

«Узган ел белән чагыштырганда быел предприятиедә эш күләме ике тапкырга артты», - дип белдерә «Челтәрләр компаниясе» ААҖнең Түбән Кама филиалы Тукай районы электр челтәрләре башлыгы Шамил Шәймәрданов. Электр энергиясенә технологик тоташтыру шартларын үтәү буенча бүген Тукай энергетиклары, Казан яны районнарын да узып китеп, республикадагы 59 район челтәре арасында беренче урында...

- Шамил Фаизович, яңа территорияләрне үзләштерү ни рәвешле башкарыла? Әйтик, басу уртасыннан җир кишәрлеге алган кеше участогына күпме вакыт эчендә электр энергиясе килүгә өметләнә ала?

- Теркәү палатасыннан документларын алуга ук җир хуҗалары безгә мөрәҗәгать итәләр. Аннары алар электр челтәренә тоташтыруны сорап «Челтәрләр компаниясе»нә мөрәҗәгать итәләр. Заявкалар Яр Чаллы шәһәре, ЗЯБ бистәсе, Һ. Такташ урамы, 34нче йортта урнашкан. Кулланучыларга хезмәт күрсәтү үзәгендә кабул ителә.

Иң беренче чиратта электр энергиясенә тоташтыру буенча техник карар кабул ителә. Ягъни участокка аны кайдан үткәрергә кирәклеге ачыклана. Кирәк икән, яңа челтәрләр төзү турында карар чыгарыла. Яңа линияләр сузу өчен трасса сайлана. Бу эш районның баш архитекторы җитәкчелегендә, җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы, авыл җирлекләре вәкилләре катнашында башкарыла. Урын сайланганнан соң, аның проекты төзелә. Аннары әлеге проектны гамәлгә ашыру өчен «Челтәрләр компаниясе»ннән акча бүленә.

- Аңлавымча, эшләр компания исәбеннән башкарыла?

- Әйе, җир хуҗасы бары тик дәүләт пошлинасы гына түли. Документлар әзер булгач, без подрядчы оешмага мөрәҗәгать итәбез. Тукай электр челтәрләре белән инде күп еллар «Татэнергострой» җәмгыяте эшли. Барлык төзелеш эшләрен алар башкара.

- Елына күпме заявка кабул итәсез?

- 2013 елда электр челтәрләренә тоташтыруны сорап кулланучылардан барысы 1611 гариза кергән булган. 2014тә ул сан 2459га җиткән. Ә быел исә заявкалар саны 3500гә җитәр дип фаразлана. Бүгенге көндә Әҗмәкәй, Биклән, Иске Җирекле, Куады җирле пунктларыннан күп балалы гаиләләр өчен бирелгән участок хуҗаларыннан заявкалар керә. Сәмәкәйдән, Калмаштан шундый гаризалар көтелә.

Мәсәлән, узган ел кергән заявкалардан 784е капиталь төзелеш таләп итүче гаризалар иде. Нәтиҗәдә, 27,5 километрда 10 кВ көчле һава линияләре, 112 километрда 0,4 кВ көчле изоляцияләнгән һава линияләре төзедек.

- 2015 елда кайсы участокларда капиталь төзелеш алып бару планлаштырыла?

- БСИдан Суровка юнәлешендә 3,3 километр арада, ОНСтан Түбән Суыксу юнәлешендә 2,7 километрда һәм Ильбухтинодан Яңа поселогына бару юлында 7,3 километрда яңа линияләр төзү күздә тотыла.

- Ремонт эшләре кайсы җирлекләрдә башкарылачак?

- Яңа поселогында 4 километрда һава линияләрен изоляцияләнгән линияләргә алыштырдык. Шундый ук эшне 3 километрда Иске Җирекледә, 4,2 километрда Борды авылында башкардык. Мәләкәстән иске линияләрне изоляцияләнгән яңа линияләргә алыштыруны сорап гариза керде. Әлегә бу мәсьәлә хәл ителмәгән. Акча бүленсә, быел анда да реконструкция ясау мөмкинлегебез бар.

- Бүген иске линияләрнең күпме өлеше сип-кабельләргә алыштырылган? Бу эш ничек бара?

- Программа 2018 елга кадәр кабул ителгән. Без әкренләп аны эшләп барабыз. Әйтергә кирәк, куркынычсызлык ягыннан күпкә ышынычлырак һәм сыйфатлырак булган мондый чыбыклар шактый кыйммәтле дә. Ләкин, зур тизлектә үсүче район буларак, «Челтәрләр компаниясе» ягыннан безгә игътибар зур. Кайчан тәмамланасын фаразлый алмыйм, планлаштырылган чорга сыешырбыз дип уйлыйм.

- Шушы көннәрдә редакциягә Тогаево авылында яшәүчеләрдән яңа трансформатор подстанциясе куелуы, яңа баганалар утыртылып, яңа линияләр сузылуы турында хат килде. Алар электр энергиясе килү сыйфатының моңа кадәр авылда начар булуын әйтеп үткәннәр. Күптән көтелгән зур эшнең башкарылуына сөенеп, редакция аша энергетикларга рәхмәт белдергәннәр. Тагын кайсы участокларда трансформатор подстанцияләре алыштыруга яки өстәүгә мохтаҗ? Гомумән, алар ничә абонент өчен исәпләнгән?

- Узган ел район территориясендә 59 яңа подстанция төзелде, 45е яңага алыштырылды. Капиталь ремонт программасына кертелгән участокларда алар яңартыла бара. Бүген куела торган трансформаторлар 20-30 абонентка исәпләнгән.

- Соңгы вакытта районның авыл җирлекләрендә күпләп хоккей кортлары төзелде. Аларны яктырту һәм программада каралмаган башка шундый эшләр нинди исәптән башкарыла?

- Район һәм авыл җирлекләре җитәкчелегенең үтенечен истә тотып, без бу объектларда тимер-бетон баганалар куярга, яктылык көйләргә ярдәм иттек. «Челтәрләр компаниясе»ннән шул максатка дип билгеләнеп акча бүленде.

Компания электр белән тәэмин итү ышанычлы һәм сыйфатлы булсын дигән максатны күздә тотып эшли. Халык та безне аңласын, энергияне саклау чараларын күрсен, урлау очраклары булмасын иде.

2015 елның 1 февраленә районда электр энергиясен кулланучы 15108 физик зат теркәлгән, 470 юридик зат белән килешү төзелгән. 2013 елда электр челтәрләре аша 153 млн кВт/сәг энергия узса, 2014 елда 164 млн кВт/сәг исәпләнгән. Арту 7,5 процент дигән сүз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев