Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Районда яшьләр парламенты лидерларын сайладылар

Район хакимияте бинасында муниципаль район Советы каршында оешкан яшьләр парламентының беренче утырышы узды. Анда эш планы белән таныштылар, парламент лидерларын сайладылар. Беренче итеп сүзне алган район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы Илнур Гәрәев яшьләр парламентының алып барасы эшчәнлеге турында сөйләде. Яшьләр парламенты рәисе итеп ТР Дәүләт Советы каршында...

Район хакимияте бинасында муниципаль район Советы каршында оешкан яшьләр парламентының беренче утырышы узды. Анда эш планы белән таныштылар, парламент лидерларын сайладылар. Беренче итеп сүзне алган район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы Илнур Гәрәев яшьләр парламентының алып барасы эшчәнлеге турында сөйләде. Яшьләр парламенты рәисе итеп ТР Дәүләт Советы каршында оешкан яшьләр иҗтимагый палатасы әгъзасы - Мәләкәс авылыннан Юрий Васильев сайланды. Шулай ук парламентның өч комиссиясе оешты. Гражданлык-патриотик һәм рухи-әхлакый тәрбия бирү буенча комиссия рәисе итеп Круглое Поле поселогыннан Эльмира Колесова, эш белән тәэмин итү һәм яшьләр хокукларын саклау комиссиясе рәисе итеп Бикләннән Рөстәм Хәйдәров, спортны үстерү, ялны файдалы итеп үткәрүне оештыру комиссиясе рәисе итеп Иске Абдулдан Айнур Габидуллин сайланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яшьләр парламенты