Якты юл
  • Рус Тат
  • Районның кече һәм урта эшмәкәрләре сигез меңнән артык кешене эш белән тәэмин итә

    Бүгенге көндә кече һәм урта эшмәкәрлек республика икътисадының 25 процентын алып тора. Ләкин Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов бу тармакны тагын да киңәйтү, аны үстерүгә игътибарны арттыру һәм икътисадый кризис шартларында да эшмәкәрләргә дәүләт тарафыннан күрсәтелә торган ярдәм күләмен киметмәү бурычын куя.

    Тукай районындагы кече һәм урта предприятиеләр исә барлык эшләүче категориянең 37 процентын үзенә сыйдыра. Ел башына салым органында 2381 кече һәм урта эшмәкәрлек объекты, шул исәптән 1229 шәхси эшмәкәр теркәлгән. Аларның күпчелеге - 40 проценты сәүдә эшчәнлеге белән шөгыльләнә, 7 проценты төзелештә, 11 проценты транспорт һәм элемтә тармагында, 8әр проценты җитештерүдә, төрле хезмәтләр күрсәтүдә, авыл хуҗалыгында, 18 проценты башка өлкәләрдә эшли. Мондый предприятиеләр барлыгы 8,3 мең кешене эш белән тәэмин итә. Узган ел аларда уртача хезмәт хакы 25 мең сумны тәшкил иткән. Кече һәм урта эшмәкәрләр ел дәвамында барлыгы 8 млрд сумлык продукция җитештереп сатуга җибәргәннәр. Бу - районда сатуга җибәрелгән барлык продукциянең 32 проценты дигән сүз.

    Бизнесны киңәйтү өчен эшкуарларга дәүләт программаларыннан файдаланып, субсидияләр, грантлар, ташламалы кредитлар алу мөмкинлеге бирелә. Гаилә фермалары, мәсәлән, узган ел 3,7 млн сум субсидия алган, 4,6 млн сум эш башлаучы фермерларга бирелгән. Соңгы өч елда «Лизинг-грант» программасы буенча кече һәм урта эшмәкәрләр 36,9 млн сум акча алган. Аның 16,7 млн сумы (13 субъект) 2014 елга туры килә.

    Мус. Завод җирлегендә ит өчен мөгезле эре терлек үстереп сату белән шөгыльләнүче «Сәлимова» крестьян-фермер хуҗалыгы да эшен башлап җибәрүче предприятие буларак 2012 елда дәүләттән грант отуга ирешкән булган. Ирле-хатынлы Гөлнара һәм Шәриф Сәлимовлар фермер хуҗалыгын 2011 елда ачканнар. Ул вакытта банктан 700 мең сум кредит алып, ферма бинасы һәм 60 баш мал сатып алганнар. «Грант күләме 1,5 млн сум иде. Бу терлек башын арттыру, өч кешене эшкә алу һәм башка мөмкинлекләр бирде. Әлбәттә, мал башы күбрәк булгач, табыш та югарырак. Өч-дүрт ел эчендә мөгезле эре терлекне 200 башка кадәр җиткерә алдык. Кредитны инде түләп бетереп барабыз. Бүген берничә техникабыз бар, аны үз керемебездән сатып алдык. Әлбәттә, авырлыклар да, проблемалар да юк түгел. Ләкин дәүләт гранты эшне күпмедер дәрәҗәдә җиңеләйтте», - ди Гөлнара Сәлимова.

    Быел да район эшмәкәрләре дәүләт программаларында катнаша алачаклар. Әмма субсидия-грантлар алу һәркемгә дә үтемле, кәгазь эше кимрәк булсын иде дип телиләр үз эшләре белән шөгыльләнүчеләр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: