Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Биклән халык театры «Идел йорт» фестивале-конкурсында катнашты.

5 апрель көнне авылыбызның мәдәният йорты каршында эшләп килүче Биклән халык театры Яр Чаллы шәһәренең драма театры бинасында узган Театраль коллективларнын 15 нче регионара «Идел йорт» фестивале конкурсының зона турында чыгыш ясады. Быелгы бәйге Бөек Жиңүнең 70 еллыгына багышланган иде. Коллективыбыз нәкъ шул темага «Яшьлек белән очрашу» дип исемләнгән әдәби-драматик...

5 апрель көнне авылыбызның мәдәният йорты каршында эшләп килүче Биклән халык театры Яр Чаллы шәһәренең драма театры бинасында узган Театраль коллективларнын 15 нче регионара «Идел йорт» фестивале конкурсының зона турында чыгыш ясады. Быелгы бәйге Бөек Жиңүнең 70 еллыгына багышланган иде. Коллективыбыз нәкъ шул темага «Яшьлек белән очрашу» дип исемләнгән әдәби-драматик композиция күрсәтте. Рольләрне театрыбыз үзешчәннәре Фәния Абдуллина, Мирза Гимадиев, Гөлнур Гимадиева, Лилия Сәхбеева, Гөлнара Зиатдинова, Сания Карамова, Рузилә Костина, Гүзәл Зиатдинова бик зур осталык белән башкардылар. Мәртәбәле жюри театрыбызга һәм аерым номинацияләр буенча артистларыбызга дипломнар, истәлекле бүләкләр тапшырды. Мирза Гимадиев «Иң яхшы ир-ат роле өчен», Рузилә Костина «Иң яхшы хатын-кыз роле өчен», Фәния Абдуллина «Икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле өчен» дипломнары белән бүләкләнде. Барлык артистларыбызга рольләрен югары дәрәҗәдә, ышандырырлык итеп башкарган өчен рәхмәт әйтәбез, яңадан-яңа иҗади уңышлар телибез. Әлеге спектакльне авылдашларыбызга 8 май көнне узачак концертыбызда тәкъдим итәчәкбез, дип хәбәр итә Биклән мәдәният йорты директоры Рузилә Костина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев