Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Редакция бәйгеләре

"Иң матур пар" бәйгесе дәвам итә!

Фотодан күренгәнчә, җанлы булмаган әйберләргә дә без тормыштагы күренешләрне күчерәбез, ягъни бу рәсемне карагач, болар икесе - пар, кыз белән егет, һәм алар бер-берсен ошаталар бугай, дигән фикер туа. Еламясы килә башлый. "Иң матур пар" бәйгесенә килгән фотолар да, дөресрәге, алардагы кешеләр дә бары тик матур хисләр генә уята. Әгәр...

Фотодан күренгәнчә, җанлы булмаган әйберләргә дә без тормыштагы күренешләрне күчерәбез, ягъни бу рәсемне карагач, болар икесе - пар, кыз белән егет, һәм алар бер-берсен ошаталар бугай, дигән фикер туа. Еламясы килә башлый. "Иң матур пар" бәйгесенә килгән фотолар да, дөресрәге, алардагы кешеләр дә бары тик матур хисләр генә уята.

Әгәр күзәтеп барсагыз, хәзерге вакытта да саннар шуны раслый - бәйгедә катнашучы ике пар арасында кызу ярыш бара. Ә бит алар бу тавышларны бары тик берничә көн дәвамында җыйган. Сайтны караучылар да аларга теләктәшлек белдерә - комментарийларда мактыйлар, хуплап, фикерләрен язалар. Әлбәттә инде, бәйгедә катнашучыларга дуслары, туганнары да тавыш җыярга ярдәм итә, тик алар үзләре дә бик булган. Ике пар да - сөйкемле булуы өстенә яшь, тынгысыз, игътибарга лаек.

Катнашучыларның фотоларын биредә карарга мөмкин: http://www.tukai-rt.ru/ru/component/k2/itemlist/category/261-konkursyi-redaktsii.html

Тавыш бирү өчен шушы исемдәге сәхифәдә исемнәр каршындагы түгәрәккә басарга, аннары "Әйе" дигән язуга басарга кирәк. Уңышлар телибез!

Исегезгә төшерәбез,сез дә әлеге бәйгедә катнаша аласыз ( яшҗ буенча чикләүләр юк. Моның өчен электрон адресыбызга yakti.ul76@gmail.com бергәләп төшкән фотогызны юлларга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев