10 февраль 2018 яңалыклары
-
Компот сере
Соңгы вакытта күп хуҗабикәләр кышка компот кайнатмый. Җиләк-җимешне туңдыралар да кышын кирәк вакытта компот әзерлиләр.
-
Тәрбиячеләр табигатьне саклау турында сөйләштеләр
Комсомолец поселогының «Петушок» балалар бакчасында «Эко-мәктәпләр/Яшел флаг» дип аталган халыкара программа кысаларында балаларга экологик белем һәм тәрбия бирүгә юнәлтелгән семинар үтте. Анда Мәләкәс авылының «Тамчыкай», Мусабай-Заводның «Кояшкай», Бордының «Чулпан», Шилнәбашның «Тополек», Новотроицкоеның «Ромашка» һәм Комсомолецның үзеннән балалар бакчалары мөдирләре һәм тәрбиячеләре катнашты. Педагоглар семинарда табигатьне саклау темасына мәктәпкәчә тәрбия бирү...
-
Бал кортларын үрчетү
Бал корты үрчетүнең бер алымын тәкъдим итәбез. Әлеге алым махсус эшләнгән кечкенә умарталардан (нуклеус) файдаланудан гыйбарәт. Кыштан соң, кирәк булса, бер гаиләдән корт анасын алабыз (сак кына канатларыннан, я биленнән тотып) һәм аскы тишектән корт анасы читлегенә утыртабыз. Ризык тишегеннән башта пычак я нечкә чыбык белән корт анасына ашарга бал...
-
«Татарстан чаңгы юлы – 2018» ярышларында 3200гә якын тукайлы катнашты
Бүген районның барлык авыл җирлекләрендә «Татарстан чаңгы юлы - 2018» кысаларында массакүләм чаңгы ярышлары узды. Анда мәктәп укучыларыннан башлап пенсия яшендәгеләргә кадәр катнашты. Ярышларда районнан барысы 3172 кеше үз көчен сынады. Халыкны иң күп җыйган җирлек Яңа поселогы булды. Анда районның төрле оешма-предприятиеләре хезмәткәрләре, авыл җирлекләре вәкилләре бар иде. Мәсәлән,...
-
Боерганда ветераннарның хисап жыелышы үтте
Әйтергә кирәк, 2018 елның 1 гыйнварына Боерган авыл җирлегендә барлыгы 685 кеше исәптә тора. Ветераннар (пенсионерлар) оешмасына барлыгы 229 кеше йөри, шуларның 68е - инвалидлар, ә эшләүче пенсионерлар барлыгы - 11 кеше. Ветераннар оешмасы эшчәнлегендәге иң мөһим юнәлеш булып өлкән буын вәкилләре: тыл ветераннары, инвалидлар, ялгыз яшәүчеләр турында кайгыртучанлык күрсәтү,...
-
Фәүзия Сәлимованы улы җыр белән котлады
3 февраль көнне Таулар авылында гомер кичерүче тыл һәм хезмәт ветераны Фәүзия Сәлимова үзенең 90 яшьлек олуг юбилеен билгеләп үтте.
-
Югары катта яшәүче күршеләрем суга батырды
Бүгенге сорауга адвокат Илдар Туктагулов җавап бирә.
-
Ике машинага арест салынды
Район ЮХИДИ инспекторлары суд приставлары белән берлектә узган атнада рейдка чыктылар. Алар юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәгән өчен 10 мең сумнан артык бурычы булган тукайлыларның өйләрендә йөрделәр. Искә төшерәбез, бу төр штрафлар суд карары үз көченә кергәннән соң 60 көн эчендә түләнергә тиеш. Рейд вакытында Мәләкәс һәм Түбән Суыксу авылларында яшәүче...
-
Социаль объект котельныйларында казаннарны алыштыруга 2017 елда 69,9 миллион сум тотылды
Яңа җиһазлар энергия ресурслары кулланышын киметә. Татарстанда социаль-мәдәни объектларның котельныйларында җылыту казаннарын алыштыру программасына 2017 елда 69,9 миллион сум акча тотылды. Бу хакта ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы хәбәр итә. 2014-2017 елларда әлеге программаны финанслауга 279,6 миллион сум бүленгән. Бу акчалар 500 объектта 921 котел урнаштыруга киткән. 2017 елда...