Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Татарстан чаңгы юлы – 2018» ярышларында 3200гә якын тукайлы катнашты

Бүген районның барлык авыл җирлекләрендә «Татарстан чаңгы юлы - 2018» кысаларында массакүләм чаңгы ярышлары узды. Анда мәктәп укучыларыннан башлап пенсия яшендәгеләргә кадәр катнашты. Ярышларда районнан барысы 3172 кеше үз көчен сынады. Халыкны иң күп җыйган җирлек Яңа поселогы булды. Анда районның төрле оешма-предприятиеләре хезмәткәрләре, авыл җирлекләре вәкилләре бар иде. Мәсәлән,...

Бүген районның барлык авыл җирлекләрендә «Татарстан чаңгы юлы - 2018» кысаларында массакүләм чаңгы ярышлары узды. Анда мәктәп укучыларыннан башлап пенсия яшендәгеләргә кадәр катнашты. Ярышларда районнан барысы 3172 кеше үз көчен сынады.

Халыкны иң күп җыйган җирлек Яңа поселогы булды. Анда районның төрле оешма-предприятиеләре хезмәткәрләре, авыл җирлекләре вәкилләре бар иде. Мәсәлән, район Эчке эшләр бүлегеннән 22 кеше, социаль яклау бүлегеннән - 11, үзәк дәваханәдән 26 кеше чаңгычылар исемлегендә иде. Шулай ук район башкарма комитеты бүлекләрендә эшләүчеләр, ветераннар, мәктәп укучылары да шактый иде Яңа поселогында. Иң кечкенә катнашучы биредә Иске Дөреш авылыннан Илһам Шакиров булды. 5 яшьлек спортчы Яңа поселогына әнисе Гөлназ ханым белән килгән. Барысының да күңеле күтәренке, йөзләре шат. Көне дә матур, чаңгычыларга уңышлар теләп күктән кояш елмая.

Ярышларны район башлыгы вазифаларын башкаручы Рөстәм Закиров ачты. Ул барлык катнашучыларга уңышлы старт, күңелле финиш теләде. Спортчыларны сөендереп, якын киләчәктә Яңа поселогында бар шартлары тудырылган, яктыртылган чаңгы базасы ачу планы турында да әйтте.

Барлык чаңгычыларга бер төрле озынлыктагы - 2018 метрлы трасса билгеләнде. Беренче булып старт сызыгына хатын-кызлар басты. Алардан иң беренче булып Эчке эшләр бүлегендә инспектор-кинолог булып эшләүче Гөлшат Трущина килде. Икенче урында район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге хезмәткәре Айсылу Вәҗиева, өченче булып Яңа поселогы мәктәбеннән Людмила Петрова килде. Ир-атлардан беренче килүче Яңа поселогыннан 19 яшьлек студент егет Зөлфәт Шәрифуллин, икенче-өченче урыннарда Иске Абдул авыл җирлеге данын яклаучы егетләр Илсаф Мәүләвиев һәм Илдар Сәгыйдуллин булды. Ветераннар арасыннан исә беренче ике урын Зыязетдин Сәхәповка һәм Мансур Гайфетдиновка бирелде.

Фоторепортажның 1 нче өлешен БИРЕДӘ карагыз

Фоторепортажның 2 нче өлеше БИРЕДӘ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев