Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Боерганда ветераннарның хисап жыелышы үтте

Әйтергә кирәк, 2018 елның 1 гыйнварына Боерган авыл җирлегендә барлыгы 685 кеше исәптә тора. Ветераннар (пенсионерлар) оешмасына барлыгы 229 кеше йөри, шуларның 68е - инвалидлар, ә эшләүче пенсионерлар барлыгы - 11 кеше. Ветераннар оешмасы эшчәнлегендәге иң мөһим юнәлеш булып өлкән буын вәкилләре: тыл ветераннары, инвалидлар, ялгыз яшәүчеләр турында кайгыртучанлык күрсәтү,...

Әйтергә кирәк, 2018 елның 1 гыйнварына Боерган авыл җирлегендә барлыгы 685 кеше исәптә тора. Ветераннар (пенсионерлар) оешмасына барлыгы 229 кеше йөри, шуларның 68е - инвалидлар, ә эшләүче пенсионерлар барлыгы - 11 кеше.

Ветераннар оешмасы эшчәнлегендәге иң мөһим юнәлеш булып өлкән буын вәкилләре: тыл ветераннары, инвалидлар, ялгыз яшәүчеләр турында кайгыртучанлык күрсәтү, яшьләр һәм балалар арасында патриотик тәрбия эшләре алып бару санала.

«Өченче буын вәкилләре» дип йөртелә торган, бай хезмәт һәм яшәү тәҗрибәсенә ия булган бу кешеләр тормышта бик актив. Алар үсеп килүче яшь буын белән дә тыгыз элемтәдә эшлиләр, ветераннарны (пенсионерларны) да үз проблемалары белән күзгә-күз ялгыз калдырмыйлар, җәмәгать эшләренә дә тартылалар. Безнең җирлектә ветераннар оешмасының эшчәнлеге 3 төрле юнәлештә алып барыла. Авылда уздырылган барлык дини йолалар, гореф-гадәтләрне җиренә җиткереп башкару, зират көннәре, мәчет җыештыру өмәләре, вафат булганнарны соңгы юлга озату, авыруларның хәлләрен белү кебек җаваплы эшләрне башкаруда Боерганда Фаил Шамилов, Шәйхразый Салихов, Сәлахетдин Авзалов, Банат Ясавиева, Гөлфирә Миннәхмәтова, Гөлфия Әһлиевалар, Таулар һәм Туера авылларында Габделхак Нәбиуллин, Сания Гәрәева, Раушания Закировалар, Колыш авылында Зөфәр Сәхәбиев һәм Фәнүзә Сабировалар башлап йөриләр.

Һәр авылда да мәчетләрдә намаз укулар оештырылган, ислам дине дәресләре дә укытыла. Боерганда ике группа шөгыльләнә - Банат апа белән Нурания апа, Колышта - Фәнүзә апа белән Кәүсәрия апа үз белемнәрен халыкка җиткерү өстендә зур хезмәтләрен куялар.

Икенче юнәлешебез - халыкка сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау. Бу эшне 3 елдан артык Маһинур Шәйхетдинова алып бара.

Яз һәм көз айларында мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә мәрхәмәтлелек атналыгы уздырабыз. Урын өстендә ятучы авыруларның, инвалид балаларның өйләренә барып хәлләрен белеп торабыз, инвалидлар оешмасы җитәкчесе Филига Минһаҗева һәр авыру ветеранның хәлен белешеп, кирәксә машинасына утыртып, шифаханәгә алып бара, кирәкле даруларын алып кайтып дәвалый.

Өченче юнәлешебез - ветераннар һәм инвалидларның ялын оештыру, мәдәни чаралар уздыру.

Тыл ветераны Мөслимә апа Гыймазетдинованың өендә социаль яклау идарәсе вәкилләре белән очрашу уздырылды. Тыл ветераннары Рәйсә апа Шәймәрдәнова, Гөлсем апа Хәлимоваларның 90 яшьлек юбилейлары белән котларга район башлыгы вазифаларын башкаручы Рөстәм Закиров, район ветераннар советы һәм инвалидлар оешмасы җитәкчесе Галимҗан Зарипов килделәр.

Июль аенда, су басу аркасында юкка чыккан Чебенле авылы урынында, Хәтер көне уздырылды, һәйкәл янында намаз уку оештырылды. «Яран гөл» фольклор ансамбле тарафыннан Чебенле авылында «мунчала чыгару йоласы» күренеше халыкка тәкъдим ителде.

Өлкәннәр көне уңаеннан, Боерган авылында «Җирнең яме бары сезнең белән» дип аталган әдәби-тематик кичә уздырылды. Миңнегасыйм Сөнгатуллинның үз җырларын гармунда уйнап башкаруы күңелләрдә калды, Кәүсәрия Гәрәева, Гөлсәрия Сәхәбиеваларның чыгышлары, Факия Гатиятуллинаның Зөләйха Закированың махсус үзенә атап язылган «Мин яшьтәше Ватан сугышының» исемле шигыре күңелләрне тетрәндерде.

Колышта «Хәтер бизәге» дип аталган бәйрәмдә авылның мөнәҗәтче апалары - Фәния Бәширова, Гөлсәрия Сәхәбиева, Тәзкирә Авзаловаларның моңлы көйләүләре, Фатыйма Абдуллинаның үзе язган шигырьләрен укуы күңелләргә ятышлы булды. Фәнүзә Сабировага авыл халкы өчен эшләгән изгелекләренә ветераннарның күз яшьләре белән рәхмәтләрен җиткерүләре дә бик сөенечле хәл.

Туера авылында мәчеттә оештырылган «Сез кабызган утлар» дип аталган очрашуны авыл имамы Габделхак абый Коръән укып башлап җибәрде, киләчәктә мәчеттә балалар өчен укулар оештыру теләге турында әйтте.

Таулар авылында үткән «Гомер көзе» исемле чарада башлангыч сыйныф укучылары үзләренең укытучылары Заһирә Әхкыяметдинова белән концерт күрсәттеләр, «Яран гөл» ансамбле «Урман кисте кызлар» күренешен сәхнәләштерде.

«Тарихыбызны барлыйбыз» дигән әдәби-тематик кичәдә узганнарны искә алдык. Инвалидлар декадасында мәдәният йортында «Түгәрәк өстәл» утырышы узды.

Республикада уздырылган «Иске Казан түгәрәк уены» фольклор фестивалендә катнашып, Кадрия Нәбиуллина, Фәйрүзә Габидуллина I дәрәҗә дипломга ия булдылар. Районда уздырылган «Супер әби» бәйгесендә Филига Минһаҗева «Иң кайгыртучан әби» титулына ия булды. Россия буенча уздырылган «Иң яхшы пропаганда алып баручы» бәйгесендә катнашып, диплом һәм премия белән, Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә яшәүче эшмәкәр Исмәгыйль Шәнгәрәев тарафыннан оештырылган Халыкара туган телләр көне уңаеннан «Мин татар телен яратам» бәйгесендә катнашып диплом алдык. Районда уздырылган «Чишмә башы» фольклор фестивалендә «Яран гөл» фольклор коллективы лауреат исеме алды, акчалата премия белән бүләкләнде. Ветераннар оешмасы белән берлектә ТР бюджетыннан бирелә торган грант оттык.

Ветераннар һәм яшь буын турында кайгырту, киләчәгебез өчен борчылу, иманлы, камил балалар тәрбияләүдә көчебезне кызганмыйк, системалы рәвештә изге ниятләребезне тормышка ашырыйк.

Флүзә Сәлимова,
Боерган авылының китапханә мөдире, башлангыч ветераннар оешмасы рәисе.

Фото язма авторы тарафыннан бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев